Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Эмиль Гөбәйдуллин: “WorldSkills Kazan 2019 чемпионатына әзерлек финал стадиягә күчте”

Рәсми чара

19.07.2019, 20:24

Бер айдан старт алучы WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты – әзерлек күзлегеннән күпкырлы вакыйга, аның нигезендә профессионализмны, хезмәт осталыгын популярлаштыру һәм дөнья икътисадында ихтыяҗ зур булган эшче һөнәрләр абруен күтәрү буенча глобаль мәсьәләләр чишү ята. Россиянең чемпионатны үткәрүгә һәм мирасны саклауга тулысынча әзер булуы хакында Мәскәүдә узган бүгенге ТАСС матбугат конференциясендә фикер алыштылар.

Һөнәри осталык буенча ярышларда дөньяның 63 иле һәм төбәге командалары катнашачак – 25 яшькә кадәрге мең өч йөздән артык егет һәм кыз “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыкларында медальләр өчен көрәшәчәк. Дөнья чемпионатына әзерлек финал стадиядә, дип сөйләде WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гөбәйдуллин.

“Әзерлек график буенча бара: бер айдан да азрак вакыттан  безгә дөнья чемпионаты катнашучылары килә башлаячак. Без актив рәвештә WorldSkills International, һәм әлбәттә, “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” берлеге коллегаларыбыз белән хезмәттәшлек итәбез. Хәзер без төп объект – “Казан Экспо”ны әзерләүгә соңгы шәрехләр кертәбез. Ярыш мәйданчыкларын төзүнең актив фазасы башланды. Төп эшләрне август башына тәмамларга планлаштырабыз, ә алга таба кечкенә нюанслар гына калачак. 15-16 августка ярышлар үткәрүгә 100% әзер булырбыз дип уйлыйм”, - Эмиль Гөбәйдуллин.

“Казан Арена” стадионында Чемпионат ачылу һәм ябылу тантаналары репетицияләре бара. Аның куелышы өстендә атказанган сәнгать эшлеклесе Игорь Крутой продюсерлык үзәге эшли. Тантаналар режиссёры – Россия телевидениясе академиясе әгъзасы, Россия сәнгать академиясенең мактаулы әгъзасы Алексей Сеченов, аның җилкәләрендә масштаблы шоулар оештыру буенча зур тәҗрибә бар.

“Пульс” дип аталучы шоу профессионалга әйләнү этапларына багышланган. Бу шоу һөнәри югарылык үрләрен яулаучы, тормышта үз урынын табарга һәм “Профессионал булу нәрсәне аңлата?” дигән төп сорауга җавап бирергә тырышучы кешеләр турында. Робот София – гражданлык һәм паспорт алган дөньядагы беренче андроид тантананың махсус кунагы булачак.

Спикерлар белән бергә сәхнәдә чакырылган кунаклар да чыгыш ясаячак: Ёлка, Александр Панайотов, “Дана Соколова” рок-группасы, Jukebox trio, Ян Гэ, Therr Maitz инди-группасы һәм башкалар.

Ачылу тантанасы өчен махсус булдырылган югары технологияле декорацияләр режиссерлар группасының катлаулы һәм гаҗәеп сценарий һәм сәнгати бурычларын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк. Тамашачыларның күз алдында танылган VR-рәссамнар туры эфирда мавыктыргыч декорацияләргә “җан” өрәчәк.

“Тулыландырылган чынбарлык технологиясе тантана үзенчәлекләренең берсе булачак, аны тормышка ашыру өчен мобиль кушымта эшләнгән. Тулыландырылган чынбарлык күренешләре вакытта да, пространство да шоу эпизодлары белән синхронлаштырылачак: кушымтада барган әйбер тулсынча стадион сәхнәсендә барган вакыйгага бәйле булачак”, - дип сөйләде Эмиль Гөбәйдуллин.

Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” берлеге генераль директоры Роберт Уразов WorldSkills Kazan 2019 чемпионатын катнашучылар саны буенча да, составы буенча да Давос һәм икътисад форумнары белән чагыштырырлык “күнекмәләр саммиты” дип атады. “Без дөньяга гади чемпионат кына түгел, ә кадрлар әзерләү системасында мәгънәви үзгәрешләр тәкъдим иттек”, - дип билгеләп узды  Роберт Уразов.

“Казан Экспо”дагы ярышларны чын җитештерүдә барган хезмәт белән чагыштырырлык эш урынлы “мини-заводлар” дисәң дә була, дип сөйләде WS  стандартлары нигезендә федераль һәм халыкара чемпионатлар оештыру буенча “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” берлеге генераль директор урынбасары Карина Саликова. Аерым павильон киләчәк һөнәрләре - Future Skills өчен багышланачак.

“WorldSkills International – 70 еллык тарихы булган хәрәкәт, ул үзгәрешләр кичерә, аның составына яңа илләр керә, әмма чемпионатларда без күнеккән традицион һөнәрләр тәкъдим ителгән: токарьлар, эретеп ябыштыручылар, фрезерлаучылар – болар икътисадка нигез бирүчеләр. Әмма моның башка ягы да бар – без цифрлашуга таба барабыз. Цифрлы компетенцияләр – Россия инициативасы, халыкара хәрәкәткә керткән үз өлеше. Әлеге 10 мең м2 мәйданда медицина, сәнәгать, авыл хуҗалыгы белән бәйле 25 киләчәк компетенциясе тәкъдим ителәчәк. Мәйданчык уртасында “Кайнау ноктасы” урнашачак, биредә иң яхшы белем бирү практикалары белән танышырга мөмкин булачак. Бу стандарт, әмма шул ук вакытта гадәти дә булмаган чемпионат”, - дип сөйләде Саликова.

Дөнья чемпионатын кабул итүче илнең тагын бер инициативасы - WorldSkills Juniors ярышлары. Милли җыелма составында чемпионатта  Россиянең 7 төбәгеннән килгән 12-16 яшь категориясенә керүче 17 вәкил чыгыш ясаячак. Алар олырак катнашучылар белән беррәттән Россияне тәкъдим итәчәкләр. WorldSkills дөнья чемпионатында юниорлар икенче тапкыр ярышачак. 2017 елда Россия укучылары Абу-Дабида илнең данын беренче тапкыр якладылар.

Чемпионат халыкара экспертлар берлеге очрашу урынына әйләнәчәк, алар ярдәмендә икътисадның чын секторы ихтыяҗларына җавап буларак һөнәри осталык стандартлары формалаша. Россиянең WorldSkills International хәрәкәтендәге рәсми делегаты, “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” берлегенең тикшеренүләр һәм эшләнмәләр буенча генераль директор урынбасары Екатерина Лошкарева сүзләренә караганда, дөнья чемпионатының эшлекле программасы 3 төп юнәлештән торачак: WorldSkills конференцияләре, кадрлар әзерлеге өчен җаваплы министрлар саммиты һәм милли трек. Үзгәрешләр лидерлары, көллиятләр мөгаллимнәре, директорлары, югары уку йортлары берлеге һәм компанияләр вәкилләре тәкъдим ителгән халыкара практикалар хакында фикер алышачаклар, һәм хәзерге заман шартларында нинди проектлар эшләргә һәм гамәлгә ашырырга мөмкин икәнлеген хәл итәчәкләр.

Эшлекле программа катнашучылары сыйфатында 63 ил вәкиле теркәлгән. Утыздан артык сессия планлаштырылган, анда дөньяның 20 иленнән илледән артык спикер чыгыш ясаячак.

“Эшлекле программа эченә ЮНЕСКОның Европа комиссиясе, Халыкара хезмәт оешмасы, икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы, һөнәри әзерлек глобаль челтәре, халыкара эш бирүчеләр оешмасы кергән Conference Coalition белән партнерлыкта эшләнде. Халыкара экспертлар хезмәт базарында гына түгел, ә киң мәгънәдә трансформация вакытында баручы мөһим процессларны аңларга тырышачаклар. Шуңа күрә эшлекле программа өч төп трекка бүленгән: технологияләр һәм икътисад ничек үзгәрә, җәмгыять ничек үзгәрә, экология процесслары ничек үзгәрә, һәм бу өч сфера ничек кадрлар әзерләү системасы алымнарын үзгәртәләр”, - ди Екатерина Лошкарева.

WorldSkills Kazan 2019 чемпионатының милли стратегик партнеры “Росатом” дәүләт корпорациясе “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” берлеге һәм BCG белән “Mission: Talent" халыкара инициативасы нигезенә яткан “Киләчәк икътисадын кадрлар белән тәэмин итү” темасына глобаль тикшеренү үткәргәннәр. Росатомның персонал буенча директоры  Татьяна Терентьева сүзләренә караганда, нәтиҗәләр  WorldSkills Conference 2019 кысаларында тәкъдим ителәчәк.

“Без моның үсеш һәм кеше ресурслары белән идарә итү яңа глобаль моделе формалашуга нигез булыр дип өметләнәбез. Параллель рәвештә Росатомның “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендәге стендында без яшүсмерләр өчен эшлекле программа - Teen Power мәйданчыгы оештырабыз. Бу һөнәр сайлауга, тулаем алганда, үз юлыңны эзләүгә багышланган воркшопларда катнашу,  “ирекле микрофон” зонасында TED-конференция форматында чыгыш ясау, лекцияләр тыңлау, яшьләр турында фильм төшерүдә катнашу мөмкинлеге һәм яшь талантларны ачуга юнәтелгән башка күп кенә активлыклар”, - дип билгеләп узды Терентьева.

Дөнья чемпионатының генераль партнеры Samsung Electronics WorldSkills Russia белән инде ун елдан артык хезмәттәшлек итә.

“Быел Samsung Electronics 50 еллыгын билгеләп үтә һәм үзенең бар тарихы дәвамында компания үз белем бирү инициативаларына үсеш биреп, шулай ук халыкара дәрәҗәдәге проектларга булышлык күрсәтеп,  мәгарифкә, яшь квалификацияле кадрларны һөнәри яктан әзерләүгә зур өлеш кертә. Безнең белем бирү инициативалары арасында иң билгеле урынны, әлбәттә, WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына күпьеллык ярдәм били. Компания 2007 елдан бирле Чемпионатның партнеры буларак чыгыш ясый. WorldSkills хәрәкәте Россиядә һәм башка илләрдәге яшь профессионалларга эшче һөнәрләр өлкәсендә дөньяның иң яхшы тәҗрибәләрен үзләштерергә мөмкинлек бирә, шулай ук чемпионатта катнашучы илләрнең икътисади үсешенә ярдәм итә. WorldSkills хәрәкәте белән мондый югары дәрәҗәдәге хезмәттәшлек Samsung Electronics компаниясе өчен бик мөһим һәм зур горурлык булып тора”, - дип билгеләп узды БДБ илләре буенча Samsung Electronics штаб-квартирасының корпоратив проектлары буенча директоры Сергей Певнев.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты 22-27 август көннәрендә Казанда узачак. Аны үткәрү хокукына Татарстан башкаласы 2015 елда  WorldSkills International халыкара хәрәкәтенә кергән барлык илләр сайлавы нәтиҗәсендә лаек булды. Хәзерге вакытта хәрәкәткә 82 ил кушылган.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте