Яңалыклар Барысы Рәсми чара Чемпионат Эшлекле программасы Эстафета Волонтерлар Партнерлар Рөстәм Миңнеханов Казанда WorldSkills-2019 дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитетының чираттагы утырышын уздырды Рәсми чара 05.12.2018, 12:39 Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда 2019 елда WorldSkills («Ворлдскиллс») дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитетының чираттагы утырышын уздырды. Александр Гудков WorldSkills Kazan 2019 Илчеләре командасына кушылды Рәсми чара 05.12.2018, 10:31 WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының яңа Илчесе итеп Александр Гудков – Россия телевидение алып баручысы, актёр, шоумен һәм сценарист билгеләнде. Аны Илчелеккә билгеләү тантанасы Мәскәүдә уза торган, аның кысаларында күчмә рекрутинглау үзәге дә эшләп торучы Халыкара волонтерлар форумы вакытында башкарылды. WorldSkills Kazan 2019 волонтерлык программасы Мәскәүдә Халыкара ирекле ярдәмчеләр форумында тәкъдим ителде Волонтерлар 03.12.2018, 17:12 WorldSkills Kazan 2019 волонтерлык программасы 3 нче һәм 4 нче декабрь көннәрендә Мәскәүдә (ВДНХ, 69 нчы павильон) Халыкара ирекле ярдәмчеләр форумында тәкъдим ителде. Анда Россиядән һәм башка илләрдән 15 мең волонтер катнашты. Форум мәйданында Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча 22-27 нче август көннәрендә узачак WorldSkills дөнья чемпионаты волонтерларын рекрутинглауның күчмә үзәге оештырылды. WorldSkills Kazan 2019 волонтерлык программасы Мәскәүдә Халыкара ирекле ярдәмчеләр форумында тәкъдим ителәчәк Волонтерлар 30.11.2018, 14:14 WorldSkills Kazan 2019 волонтерлык программасы 3 нче һәм 4 нче декабрь көннәрендә Мәскәүдә (ВДНХ, 69 нчы павильон) Халыкара ирекле ярдәмчеләр форумында тәкъдим ителәчәк. Анда Россиядән һәм башка илләрдән 15 мең волонтер катнашачак. Алар арасында – төрле юнәлешләрдәге социаль проектлар җитәкчеләре, БМО гуманитар миссияләрендә катнашучылар, халыкара оешмалар (Кызыл Хач, ЮНИСЕФ, AIESEC һәм башкалар) һәм зур чаралар (Сочи, Рио-де-Жанейро һәм Пхенчхандагы Олимпиадалар, Формула-1, спортның төрле төрләрендә дөнья беренчелекләре) волонтерлары. FANUC һәм Fujikura компанияләре һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын уздыру өчен җиһазлар тәкъдим итәләр Партнерлар 29.11.2018, 15:24 FANUC һәм Fujikura компанияләре һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты партнерлары сыйфатында чыгыш ясарга ниятлиләр. FANUC җиһазлары “Сәнәгать робототехникасы” компетенциясендә ярышлар уздырган чакта файдаланылачак. FujikuraLtd “Мәгълүмат кабельле челтәрләр” компетенциясе зонасы өчен оптика техникасын тәкъдим итә. 1...3031323334...49