Яңалыклар Барысы Рәсми чара Чемпионат Эшлекле программасы Эстафета Волонтерлар Партнерлар Павел Лукша: “Бар дөнья мәгариф системасы чын сектор ихтыяҗларыннан көннән-көн ераклаша” Эшлекле программасы 04.07.2019, 12:08 Global Education Futures халыкара платформасына нигез салучы һәм “Яңа һөнәрләр атласы” идеясын эшләүче Павел Лукша WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының эшлекле программасында катнашачак. Даими уку - хезмәт базарында кирәкле булып калу ысулы Эшлекле программасы 03.07.2019, 11:57 23 августта һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионатының эшлекле программасында даими уку процессына, яңа күнекмәләр үзләштерүгә, әлегә булмаган һөнәрләргә әзерләнү методларына багышланган “Киләчәккә әзерлек: гомер буе белем алу” дип аталган аерым секция эшләячәк. Аның кысаларында Пол Комин (Халыкара хезмәт оешмасы, һөнәри күнекмәләр һәм эшкә урнашу буенча өлкән белгеч), Нидека Харри (“the Youth for Technology” Фонды генераль директоры) һәм Карл Бенедикт Фрей (Оксфордта мәшгульлек һәм технология сораулары буенча программа со-директоры) үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар. “Яшел” икътисад - экология проблемаларын системалы хәл итү ысулы Эшлекле программасы 02.07.2019, 08:43 Һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионаты эшлекле программасының беренче көнендә “Яшел” икътисад хакында фикерләү: Кирәкле күнекмәләр” секциясе кысаларында Россиядә һәм дөньяда “яшел” күнекмәләрне тикшерү һәм үстерү кирәклеге хакында фикер алышачаклар. Әлеге күнекмәләр тотрыклы җитештерү һәм тирә-юньгә сакчыл караш тәэмин итү белән бергә, экология проблемаларын системалы хәл итәргә ярдәм итә. Биредә экология һәм экосистема проблемаларын чишү өчен кадрлар әзерләүнең әһәмиятле сораулары да кузгатылачак, чөнки бу юнәлеш яңа технологияләр һәм инновацияләргә мохтаҗ. Карл Фрей - WorldSkills дөнья чемпионатының эшлекле программасы спикеры Эшлекле программасы 01.07.2019, 14:21 Карл Бенедикт Фрей, Оксфорд тикшеренүчесе һәм автоматлаштыру буенча танылган эксперт “Киләчәккә әзерлек: гомер буе белем алу” секциясе кысаларында чыгыш ясаячак. WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты флагы Төньяк котыпка җитте Партнерлар 28.06.2019, 12:34 45 нче дөнья чемпионаты флагы “Атомфлот”ның “Җиңүгә 50 ел” атом бозваткычында Төньяк котыпка барып җитте. Аны анда WorldSkills Hi-Tech 2018 Евразия чемпионатының чит ил катнашучылары арасында иң яхшы нәтиҗә күрсәткән Кытай Халык Республикасы җыелма командасы әгъзалары Сюй Гуанляг һәм Луо Чанюнь алып барды. 1...1516171819...49