Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Карл Фрей - WorldSkills дөнья чемпионатының эшлекле программасы спикеры

Карл Бенедикт Фрей, Оксфорд тикшеренүчесе һәм автоматлаштыру буенча танылган эксперт “Киләчәккә әзерлек: гомер буе белем алу” секциясе кысаларында чыгыш ясаячак.

Автоматлаштыру –фән-технологик прогрессның һәм сәнәгать үсешенең аерылгысыз өлеше, ул физик хезмәтне тулысынча яки өлешчә юкка чыгаруга юнәтелгән. Асылда,  автоматлаштыру процессы вакытында кешеләр хезмәте җайланмалар эше белән алыштырыла.

Компьютерлар кешеләрне шахматларда җиңәләр һәм авырулар ачыклыйлар, ә роботлар бик тиз рәвештә китереп бирү хезмәткәрләрен алыштыралар. Технологияләр үсеш алган саен, без үзебезгә ешрак сорау бирәбез – акыллы машиналар кешеләрне хезмәт базарыннан кысрыклап чыгара алырлармы икән? Чыннан да, хәзерге вакытта хезмәт базарында төп куркыныч – роботлар, дигән фикер яши. Киләсе унъеллыкларда нәкъ менә алар кешеләргә хәзер шуның өчен түләнә торган функцияләрне үз өсләренә алырга мөмкин.

Карл Фрей чыгышы кысаларында без безне көтүче автоматлаштыру үсеше һәм аның безнең ил һәм дөнья хезмәт базарына йогынтысы хакында фикер алышачакбыз. Киләчәктә автоматлаштыру меңләгән эш урыннарын һәм уннарча һөнәрләрне юкка чыгарачагы, байлар һәм ярлылар арасында упкын тагы да тирәнәячәге дөресме? Шулай ук, тарих күрсәткәнчә, теләсә нинди сәнәгать революциясе котылгысыз рәвештә халыкның тормыш дәрәҗәсе түбәнәюенә китерүенә, әмма нәтиҗәдә барыбер кешелеккә файдага булуына хакында сөйләшәчәкбез.

Сүз уңаеннан, Карл Бенедикт Фрейны хезмәтне автоматлаштыру һәм сәнәгатьне яңарту, индустриаль илләрнең цифрлы икътисадка күчү, корпорацияләр һәм хөкүмәтләрнең аның белән бәйле проблемаларын тикшерү өлкәсендә цитаталары иң еш китерелә торган галимнәрнең берсе дип атыйлар. Фрей BBC, CNN, The Economist, Financial Times, Wall Street Journal, New York Times кебек эре халыкара массакүләм мәгүлүмат чараларында киң яктыртылган “The Future of employment: how susceptible are jobs to computerisation?” ( “Хезмәт базарының киләчәге: эш урыннарына компьютерлаштыру ничек тәэсир итәчәк?”) тикшеренү авторы. Швед эшлекле журналы Veckans Affärer версиясе буенча, 2016 елда аны икенче иң абруйлы лидер дип атаганнар. 2019 елда аның “Технологияләр тозагы: капитал, хезмәт һәм автоматлаштыру чоры хакимияте” дип аталган китабы чыкты.

Бары тик россиялеләрнең генә конференциягә махсус шартларда билет алу мөмкинлеге бар! Бу хакта тулырак һәм теркәлү түбәндәге сылтама аркылы: https://worldskillsconference.com/2019/ru/.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте