Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

“Яшел” икътисад - экология проблемаларын системалы хәл итү ысулы

Һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионаты эшлекле программасының беренче көнендә “Яшел” икътисад хакында фикерләү: Кирәкле күнекмәләр” секциясе кысаларында Россиядә һәм дөньяда “яшел” күнекмәләрне тикшерү һәм үстерү кирәклеге хакында фикер алышачаклар. Әлеге күнекмәләр тотрыклы җитештерү һәм тирә-юньгә сакчыл караш тәэмин итү белән бергә, экология проблемаларын системалы хәл итәргә ярдәм итә. Биредә экология һәм экосистема проблемаларын чишү өчен кадрлар әзерләүнең әһәмиятле сораулары да кузгатылачак, чөнки бу юнәлеш яңа технологияләр һәм инновацияләргә мохтаҗ.

Секциядә катнашучылар арасында “New Cities” Фондының башкарма директоры Себастьен Туборд, Халыкара хезмәт оешмасының “Киләчәк хезмәт базары өчен күнекмәләр үсеше стратегиясе” проект командасы лидеры Ольга Стриецка-Ильина, “Росатом” Дәүләт корпорациясенең корпоратив үсеш һәм халыкара бизнес буенча генераль директорның беренче урынбасары – Кирилл Комаров, Festo Didactic идарәсе әгъзасы Энрико Рюле һ.б. бар.

Көннән-көн “экологик һәлакәт” төшенчәсе халык күзаллавында тагы да ачыграк форма ала. Элек экология проблемаларына әһәмият бирмәүчеләр абсолют өстенлек булса, бүген исә табигатькә начар мөнәсәбәтнең нинди фаҗигага китерергә мөмкин булуы хакында уйланучылар саны көннән-көн арта. Без биредә киләчәктә кешелеккә янаган экологик һәлакәтләрнең мөмкин булган барлык сценарийларын тасвирлап тормыйбыз, бары тик күп белгечләр аңарда кешелек үсешенең иң начар сценарийларыннан качу мөмкинлекләре күргән “яшел” икътисад хакында кыскача сөйләрбез.

“Яшел” икътисад – төп максаты әйләнә-тирә мохит һәм планетаның экологиясен саклау белән беррәттән җитештерү үсеше булган икътисади система. “Яшел” икътисад концепциясенең асылында, нинди ил булуына карамастан (алга киткән яки әле үсеш ала гына башлаган ил), анда икътисад, иҗтимагый сәясәт һәм экология арасында гармония тудыру һәм тәртипкә салу ята. Әйләнә-тирә мохитне һәм экологияне хәзер саклап, киләчәк буыннарның табигать ресурслары, җәнлек һәм үсемлекләрнең әле озак вакыт тиешле күләмдә һәм сыйфатта калачакларына өмете бар. Бу планетаның әле тагын бик күп еллар сәламәт булачагы турында сөйли.

Сүз уңаеннан, “Яшьләр карашы: яңа җәмгыять – 2050” дип аталучы кичке сессия яшел икътисадка багышланган дискуссиянең мантыйклы дәвамы булачак. Аның кысаларында Россия һәм чит ил яшь галимнәре бөтендөнья экология проблемаларын чишүгә керткән өлешләре хакында сөйләячәкләр.

Бары тик россиялеләрнең генә конференциягә махсус шартларда билет алу мөмкинлеге бар! Бу хакта тулырак һәм теркәлү түбәндәге сылтама аркылы: https://worldskillsconference.com/2019/ru/.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте