Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Владимир Мельник: “Эшче һөнәрләрне популярлаштыру югары хезмәт хакыннан башка мөмкин түгел”

Рәсми чара

27.08.2019, 10:42

1/3

Россия шахтеры, РФ Хезмәт Герое, РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы, WorldSkills Kazan 2019 Владимир Мельник дөнья чемпионаты Илчесе чемпионатта күргәннәрдән үз кичерешләре белән уртаклашты.

- Сез WorldSkills хәрәкәтен үзен һәм, аерым алганда, Казанда чемпионат оештырылышын ничек бәяләр идегез?

- Мин мондый вакыйгада беренче тапкыр һәм оештыру дәрәҗәсе миндә зур тәэсир калдырды. Мин, әлбәттә, үз куллары белән осталарча нидер эшләгән кешеләрне, мәсәлән, кирпеч салучыларны, элек тә күргән бар иде, мин үзем яшьлектә эретеп ябыштыру белән шөгыльләндем. Әмма мондагы яшьләр бөтенләй башка дәрәҗәдә. Мине шулай ук 3d-принтер һәм ул эшләгән әйберләр таң калдырды. Киләчәк аның кулында дип уйлыйм. Мондый чара күп көч, барысы да югары дәрәҗәдә булуын таләп итә. Ә Казан моның белән һәрвакыт дан тотты.

- Сез WorldSkills Илчесе. Сезнең миссиягез нидә?

- Чемпионат илчесе, Дәүләт Думасы депутаты һәм эшче (мин шахтада 30 ел эшләдем) буларак минем бурычым – профессионалларны әзерләү. Элегрәк безнең илдә эшче профессилоналлар әзерләү системасы бар иде. Вакыт узу белән без аны югалттык. 2000 еллар башында күмер сәнәгате үсә башлады, яңа җайланмалар барлыкка килде – ә аларны үзләштерә алучы белгечләр юк иде. Шуңа күрә, әгәр Россия дөнья базарында көндәшлеккә сәләтле булырга тели икән, аңа профессионаллар тарафыннан ясалган продукт җитештерергә кирәк. Россиянең башка юлы юк.

- Ничек уйлыйсыз, WorldSkills чемпионаты моңа этәргеч булачакмы?

- Һичшиксез. Бу турыда халыкара тәҗрибә сөйли - WorldSkills чемпионаты 1947 елдан бирле үткәрелә һәм халыкара һөнәри дәрәҗә үсә генә. Мин хәзерге яшьләрнең ничек эшләвен күрдем һәм бу таң калырлык: шул кадәр процесска бирелгәннәр, игътибарларын бер минутка да читкә юнәтмиләр, үз эшләре белән мәшгульләр. Карарга күңелле. Без күмер сәнәгатендә дә шулай эшлибез. Һәр секунд кадерле. Мәсәлән, безгә мөмкин кадәр күбрәк күмер табарга кирәк, шул ук вакытта куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен дә бозырга ярамый. Биредә дә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәү беренче урында.

- Яшьләр арасында эшче һөнәрләрнең популярлыгы кризисының бер сәбәбе - без яшәгән җәмгыятьнең кулланучылар форматы үзе, диләр. Тудыручылар җәмгыятенә күчү өчен һәр кеше ни эшли ала?

- Эшче һөнәрләрне популярлаштыру югары хезмәт хакыннан һәм яхшы хезмәт шартларыннан башка мөмкин түгел дип уйлыйм. Әлеге ике базис та югары стандартларга туры килергә тиеш.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте