Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019 тантанасы трансляциясен Горки-Әмәт урманында күрсәтәчәкләр

Рәсми чара

27.08.2019, 10:31

1/2

27 августта, WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче чемпионатның ябылу тантанасы көнендә Казанның Бауман урамы, Горки-Әмәт паркы, Кабан күле яр буе һәм Горький исемендәге паркта мәдәни-күңел ачу чаралары узачак. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары музыкаль коллективларның чыгышларын ишетә, мастер-классларда катнаша, һәм шулай ук WorldSkills Kazan 2019 ябылу тантанасын карый алалар.

Горки-Әмәт урманында 12:00-18:00 сәгатьләрдә интерактив һәм алып баручылардан конкурслар, һәм шулай ук диджей чыгышы булачак. 14:00-20:00 сәгатьләрдә биредә товарлар һәм сувенирлар белән остаханәләр эшли.

17:00-22:00 сәгатьләрдә “Изолента” музыкаль лабораториясе, DJ Булат Bubble Gum диджейлык курслары һәм мастер-класслар уздырачак. Иҗади мастер-классны Митя Бурмистров үткәрәчәк. 19:00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманында WorldSkills Kazan 2019 ябылу тантанасыннан трансляция башланачак. Ул 21:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Горький исемендәгк паркта концерт программасы 18:00-22:00 сәгатьләрдә узачак. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары халыклар дуслыгына һәм тынычлыкка багышланган кичәгә чакырыла. Паркта София Перес һәм кавер-төркемнәр чыгыш ясаячак. Кичәдә винил пластинкаларда музыкаль микслар, милли грузин биюләре һәм укыту мастер-класслар, Италия пиццасын әзерләү буенча кулинария шоуы булачак.

Төштән соң күңел ачу программасы оештырылачак, масткер-класслар, укыту, иҗади интерактивлар уздыручы WorldSkills остаханәләре эшләячәк. 16:00 сәгатьтә фуд-маркет, ә 17:00 сәгатьтә “Ачык кухня” проекты кысаларында кулинария мастер-класслары эшли башлаячак.

Бауман урамында 12:00 сәгатьтә халык биюләре һәм костюмнар тарихы, шулай ук халык уен коралларында уйнау буенча мастер-класслар булачак. Шушы ук сәгатьләрдә джаз-оркестр чыгышы башланачак.

13:00 сәгатьтә Бауман урамында “Казан нуры” халык кораллары оркестры, ә 14:00 сәгатьтә “Веселые Волгари” ВИА чыгышы көтелә. 15:00-17:00 сәгатьләрдә җәяүлеләр урамында Казан шәһәр филармониясе солистларының чыгышларын тыңларга мөмкин булачак.

Кабан күле яр буенда 12:00 сәгатьтә “Смена” заманча мәдәният үзәгенең китап кибете эшләячәк. шулай ук күзәтү экскурсияләргә кушылырга мөмкин. 13:00 сәгатьтән башлап “Угол” иҗат лабораториясенең “БукаЖка” спектакле башлана.

13:00 сәгатьтә бер сәгатьлек күргәзмә плакатлары өлешләрен трафарет белән бастыру (шелкография) остаханәсе эше планлаштырылган.

14:30-15:00 һәм 16:30-17:00 сәгатьләрдә яр буенда Sforzando пианистлары оркестрының чыгышын ишетергә, ә 15:00 сәгатьтә “Татар бию”е буенча мастер-класста катнашырга мөмкин булачак.

WorldSkills Kazan 2019

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты 2019 елның 22-27 августында Казанда уза. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярыша.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

 Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте