Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Нина Тарасова: “WorldSkills чемпионатында катнашучыларны хәзердән үк “эләктереп” калырга кирәк”

Рәсми чара

27.08.2019, 11:40

1/3

45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты илчесе Нина Тарасова, бөтендөнья кондитер Олимпын яулап, бик зур һөнәри юл үткән. Барысы да 24 яшендә HR карьерасын калдырып, танылган француз кондитеры Пьер Эрме китаплары буенча кондитер сәнгатен өйрәнүдән башланган. Бүген Нина гастрольләрдә йөрүче шеф, кондитер-рәссам, берничә Европа кулинария бренды амбассадоры, кондитер өлкәсендә иң кирәкле консультантларның берсе.

- Нина, сез ярышлар барган мәйданчыкларда булдыгыз. Сездә нәрсә иң зур тәэсир калдырды?

- Без барлык компетенцияләрне дә диярлек карап уздык. Чемпионатка әзерлекнең масштабына һәм сыйфатына таң калдым. Миңа калса, биредә катнашучы ролендә булу  бары соклану һәм гаҗәеп хис-кичерешләр тудыра. Искиткеч!

- Сезнең һөнәри амплуаларыгызның берсе – халыкара конкурслар хөкемдары. Ә “Кондитерлык эше” компетенциясе конкурсантларның эшен ничек бәялисез?

- Яшьләр бик көчле. Мин шикәр сыннарын күрдем, алар зәркән эшләре кебек, бик матур итеп эшләнгән. Ә кайнар шикәр белән эшләү бик авыр! Белорусьтән килгән кыз өчен сөендем – мин аны үземнең мастер-классымнан хәтерлим, ул Португалиядә уздырылган мастер-класска килгән иде. Экспертларга иң яхшыларны сайлап алу ничек авыр булачагын күз алдына китерәм. Тагын мин плэйтингны карарга өлгердем – конкурсантлар десерт – җиләкле тарталеткалар ясадылар. Аларның ингредиентлар җыелмасы бер, әмма эшне башкарылыш төрлечә! Афәрин!

- Һөнәри белем алу һәм аны үстерү өчен, сез чит илләргә барасыз. Ничек уйлыйсыз, WorldSkills Россиягә үз кондитер мәктәпләре үсешенә импульс бирерме?

- Бу проектны киң күләмдә яктырту безнең рестораторларыбызның игътибарын җәлеп итәр дип өметләнәм, аларга чынлыкта хәзер үк катнашучыларны “эләктереп” калырга, стажировкага чакырырга һәм аннары эшкә алырга кирәк. Гомумән, бу чемпионатта катнашучы яшьләр креатив, заманча, башка һөнәрләргә дә ия һәм теләсә нинди өлкәгә дә зур өлеш кертә алалар.

- Үз шедеврларыгызны иҗат иткәндә сез нәрсәгә йөз тотасыз?

- Клиент һәрчак ризык әзерләүченең мөнәсәбәтен тоя. Шуңа күрә мин кулдан килгәннең барысын да ихлас һәм зур мәхәббәт белән эшләргә тырышам. Һәм бу мәхәббәт һәрвакыт миңа кире кайта.

- Алга атларга нәрсә этәргеч бирә?

- Минем гаиләм. Аларның ярдәме, мәхәббәте, ышанычлары – иң кыйммәтлесе.

- Профессиональлекнең сере нәрсәдә?

- Бик күп эшләргә кирәк. Бу бик зур хезмәт, бер атна, бер ай, хәтта бер ел да түгел. Асылда, һөнәри осталык – ул мәңгегә. Үз эшең турында уйлап йокыга китәсең, ә төштә тормышка ашырырга теләгән идеяләрне күрәсең. Даими рәвештә үсәргә кирәк. Әлбәттә, үз хыялың артыннан бару - бу бик авыр. Тик максат булмаса, ни өчен яшәргә?

- WorldSkills хәрәкәте бурычларының берсе – эшче һөнәрләрне популярлаштыру. Сезнеңчә, монда чемпионат нинди роль уйный?

- Мин мәйданчыкларда бик күп тамашачы күрдем. Соңгы продукт –  машина детале, күлмәк, хәтта батонны нәрсәдән барлыкка килүен күрсәтү бик мөһим. Мадагаскарга барып, ваниль үстерүче кешеләр турында фильм төшердек. Мин фрагментларны социаль челтәргә урнаштырдым һәм язылучылардан бик күп комментарийлар алдым. Алар моның бик кызыклы булуын, гади ванильнең шундый бай тарихы булуын күз алдына да китермәгәнлеген яздылар. Нәрсә эшләвебез турында күбрәк күрсәткән саен, кешеләр хезмәт һәм аның нәтиҗәсен шулкадәр күбрәк бәялиләр. “WorldSkills”ның роле бу процесста бик зур!

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте