Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казанда һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты тәмамланды

Рәсми чара

27.08.2019, 20:55

“Казан Арена” стадионында 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының ябылу тантанасы узды. Тантана кысаларында 56 компетенциядә ярышларда җиңүчеләрнең исемнәре билеге булды. Төп бүләкләрдән тыш, югары нәтиҗәләр күрсәткән катнашучыларны “Югары осталык өчен медале”, Альберт Видал исемендәге премия һәм “Илнең иң яхшы вәкиле” медале белән билгеләп үттеләр.

Россия Президенты Владимир Путин һәм WorldSkills International Президенты Саймон Бартли катнашучыларга һәм тамашачыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

“Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills дөнья чемпионаты җиңүчеләрен һәм призерларын чын күңелдән котлыйм. Барлык катнашучыларга да рәхмәт! Сез виртуоз сәнгать дәрәҗәсендә искиткеч техника һәм күнекмәләр күрсәттегез. Россия планетаның иң яхшы профессионаллары ярышын беренче тапкыр үткәрде, һәм ул хәрәкәт тарихында иң зур, онытылмаслык вакыйга булды. Кунакларга Казан ошагандыр дип уйлыйм, биредә гадел көрәш, тамашачылар һәм алтмыштан артык илдән килгән катнашучыларга дусларча аралашу өчен барлык шартлар да тудырылган иде. Ышаныч һәм ярдәм өчен WorldSkills International хәрәкәтенә һәм шәхсән аның Президенты Саймон Бартлига рәхмәт белдерәсем һәм WorldSkills кыйммәтләренә чын күңелдән бирелгәнлегебезне раслыйсым килә.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills дөнья чемпионаты ахырына якынлашты. Безнең уртак җаваплылыгыбыз – илебезнең барлык гражданнары өчен, яшенә һәм сәламәтлегенә бәйсез рәвештә үзенең барлык сәләтләрен гамәлгә ашыру, үзенең белем алу һәм үсеш юлын сайлау, гомер буе кирәкле күнекмәләр үзлләштерү өчен аның мирасын саклау. 2021 елда Шанхайда үтәчәк һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты WorldSkills принципларын алга этәрүдә җитди адым булыр дип ышанам. Барыгызга да уңышлар һәм җиңүләр телим!” – диде Владимир Путин.

WorldSkills International Президенты Саймон Бартли турыдан-туры конкурсантларга, экспертларга, спонсорларга, партнерларга, волонтерларга, халыкара хәрәкәткә кушылган илләр һәм төбәкләргә, WorldSkills Идарәсе һәм Секретариаты әгъзаларына, шулай ук тамашачыларга мөрәҗәгать итте: “Хәзер без, WorldSkills хәрәкәтенең чемпионатка килгән барлык катнашучылары, стадиондагы 45 меңлек аудитория, миллионнарча теле- һәм веб-трансляция тамашачылары бербөтенгә әйләнеп эшче һөнәрләр дөньясын һәм чемпионатыбызны сәламлибез. Конкурсантлар, чын күңелдән әйтәм, сез моны булдырдыгыз! Медаль яулаучыларга, һәм WorldSkills Kazan 2019 чемпионатының барлык катнашучыларына да мөрәҗәгать итәм: сез - безнең чемпионнар! Чын күңелдән WorldSkills International оешмасыннан һәм шәхсән үземнән рәхмәт әйтәсем килә. Бу көннәр безнең туры юлда булуыбызны күрсәтте. Эшкә яшьләребез белән бергә, кирәкле мотивация белән алынып, без аларга лаеклы киләчәк төзергә булыша алабыз”.

Оештыручылар матур динамик программа әзерләделәр. Тантанада Леван Горозия, Димаш Кудайберген, Zventa Sventana, BRIO SONORES, шулай ук LOBODA һәм Филипп Киркоров кебек артистлар чыгыш ясады.

Тантана финалында чемпионат флагын WorldSkills Shanghai 2021 дөнья чемпионатына әзерлек башлаган Кытай вәкилләренә тапшырдылар.

WorldSkills Kazan 2019

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты 2019 елның 22-27 августында Казанда узды. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 354 конкурсант 56 компетенциядә ярышты.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

 Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте