Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казанда WorldSkills International секретариаты катнашындагы проектлау сессияләре төгәлләнде

Рәсми чара

25.08.2017, 21:24

Бүген Татарстан башкаласында WorldSkills International инспекция визитының соңгы көне иде. Ул 21 нче августтан 25енә кадәр узды. Визит кысаларында WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлек мәсьәләләре буенча эш сессияләре уздырылды.

WorldSkills International, “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” союзы һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО вәкилләре катнашындагы 5 көн дәвамында узган сессия эшендә WolrdSkills Kazan 2019 техник күзәтүчеләренең эш киңәшмәләре уздырылды, Абу-Дабида узачак WorldSkills чемпионатында Россия делегациясе катнашуы турында фикер алышынды, WorldSkills флагы эстафетасы концепциясе презентацияләнде.

Моннан тыш WorldSkills International башкаручы директоры  Дэвид Хоуи җитәкчелегендәге делегация 23 нче августта 2019 елдагы Чемпионатның төп ярышлар мәйданы булырга тиешле “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге төзелешен карады. 

Шулай ук 24 нче август көнне Дэвид Хоуиның Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы да узды, анда катнашучылар, шул исәптән “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Россия)”  союзы генераль директоры Роберт Уразов, “Казан Эскпо” ҖЧҖ генераль директоры Роберт Миңнегалиев һәм башкалар дөнья чемпионатына әзерлек һәм ярышлардан калачак мирас турында фикер алыштылар.

WorldSkills International вәкилләре сессияләрне уздыру вакытында Чемпионатны оештыручылар командасының профессиональлеген аерып билгеләп уздылар.

WorldSkills International секретариатының Казанга чираттагы визиты 2017 елның 4-9 декабренә билгеләнгән, анда WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионатын оештыручылар командасыннан да вәкилләр булачак.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте