Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Ерак Көнчыгыш яшьләре WorldSkills Kazan 2019 волонтерлык программасына кушылырга әзерләнә

Волонтерлар

18.09.2017, 16:51

1/3

Узган ял көннәрендә Һөнәри осталык буенча Казанда 2019 елда “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә узачак 45 нче дөнья чемпионатының волонтерлык программасы Хабаровск шәһәрендә узган “Инсайт-2020” Ерак Көнчыгыш профессиональ инициативалар форумында тәкъдим ителде.

Форумның белем бирү программасы кысаларында, Россия кабул итәчәк зур халыкара вакыйга буларак, WorldSkills Kazan 2019 волонтерлык программасы презентациясе узды. Форумда катнашучылар берничә сәгатькә “эшче куллар” әзерләү буенча дөньякүләм ярыш атмосферасына – заявка бирү һәм чемпионатны уздыру хокукына ия булу мизгеленнән алып хәзерге көнгә - өр-яңа һәм уникаль булган күргәзмәләр үзәге “Казан Экспо”ХКҮ төзелеше барган һәм 60тан артык илдән киләчәк кунакларга хезмәт күрсәтү сервислары һәм чараны уздыру программасы әзерләнеп ята торган мизгелгә кадәр булган атмосферага чумдылар.

Презентация беренче минутларыннан ук диалог формасын алды – форумда катнашучылар дөнья чемпионатына һәм аны оештыруга шәхсән якын килүгә карата бик зур кызыксыну белдерделәр. Спикер адресына залдан бик күп төрле сораулар яуды, әлеге сораулар кандидатларны сайлап алуда нинди процедуралар булудан алып делегатлар Казанга килгәч алачак сервисларга кадәрге өлкәне колачлаганнар иде. Егет-кызлар шулай ук төрле позицияләр һәм юнәлешләр волонтерларын нинди бурычлар көтүе, оештыру комитеты тарафыннан аларга нинди таләпләр куелачагы белән дә кызыксындылар.

Аларның кызыксынулары аңлашыла да - Хабаровск 2020 елда “Яшь профессионаллар” (WorldSkillsRussia) милли чемпионаты финалын кабул итәчәк. Дөнья чемпионатында катнашып туплаган тәҗрибәләре волонтерлар өчен бик актуаль булачак һәм үз төбәкләрендә чемпионатны иң югары дәрәҗәдә уздыру өчен менә дигән әзерлек базасы булып торачак.

Инде билгеле булганча, “Инсайт-2020” Ерак Көнчыгыш профессиональ инициативалар форумы Хабаровск янында узды. Аның бурычларының берсе булып WorldSkillsRussia (“Яшь профессионаллар”) хәрәкәте кысаларында Ерак Көнчыгыш федераль округы биләмәсендә яшьләр иҗтимагый оешмасын булдыруга әзерлек тора иде.

“Инсайт-2020” форумында “Яшь профессионаллар” хәрәкәте лидерларыннан һәм WorldSkills, Abilympics, JuniorSkills хәрәкәтләре активистларыннан, шулай ук Амур өлкәсеннән, Яһүд автоном өлкәсеннән, Камчатка краеннан, Магадан өлкәсеннән, Приморье краеннан, Саха (Якутия) Республикасыннан, Сахалин өлкәсеннән,Чукотка автоном округыннан һәм Хабаровск краеннан булган мәгариф оешмаларының волонтерлык отрядларыннан 250 вәкил катнашты.

Форумда катнашучылар һәм спикерлар Ерак Көнчыгыш федераль округында “Яшь профессионаллар” хәрәкәтен үстерүгә комплекслы якын килү, эшче белгечлекләр студентларының чын җитештерү мохите шартларына күнегүләре, аларның төп профессиональ күнекмәләрне алулары механизмнары турында фикерләштерләр. Форумда шулай ук волонтерлар өчен бу елның ноябрендә Комсомольск-на-Амуреда узачак WorldSkills төбәк чемпионатын нәтиҗәле оешыру өчен ирекле ярдәмчеләр командаларын әзерләүгә юнәлдерелгән махсус смена да оештырылган иде. 

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте