Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Крутой Worldskills Kazan 2019 чарасы ачылышы һәм ябылышы тантаналарының сценарийлары концепциясе буенча фикерләштеләр

Рәсми чара

27.09.2017, 10:13

1/2

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә 26 нчы сентябрьдә булган эш визиты кысаларында композитор, Россиянең халык артисты Игорь Крутой белән очрашты. Очрашуның төп темасы Казанда һөнәри осталык буенча узачак WorldSkills Kazan 2019 чемпионатына әзерлек булды.

Аерым алганда яклар дөнья чемпионатының эчтәлеге өчен Игорь Крутойның иҗади командасы җавап бирәчәк ачылыш һәм ябылу тантаналарын оештыру буенча фикер алыштылар. Очрашу барышында коллектив вәкилләре Рөстәм Миңнехановка булачак шоуны ничек күзаллаулары турында сөйләделәр. 

Президент үз чиратында сценарийда республика өчен мөһим бер датаны – ТАССР барлыкка килүгә 100 ел тулуны исәпкә алырга кушты. Моннан тыш, WorldSkills Kazan 2019 аудиториясе барыннан да элек яшьләр булуны исәпкә алып, Рөстәм Миңнеханов тамашада иң кызыклы һәм заманча идеяләрне куллану кирәклеген ассызыклады.

Шулай ук очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов Игорь Крутойга Татарстан Республикасының дәүләт бүләген – “Дуслык” орденын тапшырды. Бу бүләк аңа Казанда 2015 елда Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын һәм Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категорясендәге XVI дөнья чемпионатын уздыруга керткән зур өлеше һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен бирелә.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте