Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Тәҗрибә тупларга Абу-Дабига: KazanVolunteers волонтерлар делегациясе стажировкага әзерләнә

Волонтерлар

27.09.2017, 12:08

1/2

WorldSkills Kazan 2019 волонтерлары тиздән 2017 елның 14 нче октябреннән 19ына кадәр Абу-Дабида узачак һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына китәчәкләр. Моңа ике атнадан кимрәк вакыт калып бара. 54 ирекле ярдәмче Россия делегациясе составына кертелде һәм KazanVolunteers волонтерлык хәрәкәтен дөньякүләм дәрәҗәдә тәкъдим итәргә тиеш булалар.

Волонтерлар – стажировкада катнашучылар шушы көннәрдә әзерлекнең финал өлешен уздылар – чемпионат алдыннан иң кирәкле белемнәрне алдылар. Волонтерларга кыскача гына WorldSkills International тарихы һәм дөнья чемпионатлары тарихы, шулай ук Россиянең әлеге хәрәкәттә катнашуы тәҗрибәсе турында сөйләделәр, егет-кызлар шулай ук Абу-Дабида узачак чемпионат программасы һәм аның төп вакыйгалары: ярышлар, эшлекле программа, тантаналар белән таныштылар.

Волонтерлар өчен иң көтелгәне исә үзләренең кайсы позицияләргә куелачакларын һәм үзләренә йөкләнә торган вазыйфаларны белү иде. Абу-Даби командасыннан булган коллегалар WorldSkills Kazan 2019 волонтерларына җаваплы һәм катлаулы позицияләрне тапшырырга булганнар – 42 кеше ярышлар мәйданнарында (SkillCompetitionAssistants) һәм 12 кеше, “Беркетмә”, “Гидлар”, “Партнерлар белән хезмәттәшлек”, “Медиа”, “Аккредитация” һәм башка юнәлешләрне дә кертеп, сервис юнәлешләрендә (DelegateTeam Support) җәлеп ителәчәкләр.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Эмиль Гобәйдуллин мондый стажировкаларның Оештыру комитеты өчен бик мөһим булуын белдереп: “Егет-кызлар өчен беренче чираттагы бурыч булып, сүз дә юк, үз позицияләрендә үзләренә йөкләнгән бурычларны сыйфатлы итеп үтәү тора. Әмма без шулай ук бу егет-кызлар безнең өчен уникаль мәгълүмат һәм тәҗрибә чыганаклары да булып торырлар дип ышанабыз – аларның күбесе ярышлар процессын эчтән күрү бәхетенә ирешәчәкләр бит. Рәсми вәкилләр һәм күзәтүчеләргә андый мөмкинлек бирелмәячәк. Шуңа күрә без бу егет-кызларга бик зур өметләр баглыйбыз. Абу-Дабидагы дөнья чемпионаты безнең өчен 2019 ел алдыннан файдалы дәресләр алу буенча соңгы мөмкинлек булып тора. Октябрьдән соң бар игътибар безгә юнәлдереләчәк һәм безнең бурыч – чираттагы тапкыр илне, республиканы һәм шәһәрне иң яхшы яктан ачып бирү һәм кунакчыллыкны, профессионализмны күрсәтү”.

Инде билгеле булганча, WorldSkills International (WSI) секретариатының Казанга визиты кысаларында шәһәрдә волонтерлар өчен ярышлар директоры Джейн Стоки (JaneStokie, DirectorofSkillsCompetitions, WSI) җитәкчелегендә махсус тренинг уздырылган иде. Волонтерлар позицияләрдә үзләре башкарачак бурычлар, ярышларны уздыру үзенчәлекләре турында мәгълүматлар алганнар, Чемпионат объекты һәм аның нәтиҗәләрен бәяләргә һәм тупларга ярдәм итә торган мәгълүмат системасы белән танышканнар иде.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте