Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының беренче илчесе Аркадий Новиков Россия җыелма командасын Абу-Дабидагы дөнья чемпионатына озатты

Рәсми чара

06.10.2017, 15:49

1/3

Бүген, 6 нчы октябрь көнне күренекле пешекче һәм ресторатор Аркадий Новиков WorldSkills Russia милли җыелма командасы вәкилләре белән очрашты.

Очрашу РФ җыелма командасы һөнәри осталык буенча узачак  WorldSkills AbuDhabi 2017 дөнья чемпионатына китәр алдыннан оештырылды.  Дөнья чемпионаты ябылышында флаг Казанда 2019 елның 29 нчы августыннан 3 нче сентябрьгә кадәр  “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча узачак  45 нче дөнья чемпионатын кабул итәчәк ил буларак Россиягә тапшырылачак. 

Абу-Дабида медальләр өчен дөньяның 77 иленнән булган 1300 яшь профессионаллар көрәшәчәк. Составында 58 конкурсант булган Россия җыелма командасы WorldSkills дөнья беренчелегендә Россияне өченче тапкыр тәкъдим итәчәк. 

Аркадий Новиков Россия җыелма командасы вәкилләренә үз-үзләренә, үз илләренә һәм Чемпионатта җиңүгә ныклы ышанычта булуларын теләде. “Һәр кеше үз бәхетен үзе коя! Сезнең бәхетегез менә шушы мизгелдә, яки сез үз өлкәгез буенча Чемпионатта чемпион исеме өчен көрәшкән чакта коелырга мөмкин. Сез тырышырга тиеш. Сезнең өчен бу трамплин. Һәркайсыгыз, соңыннан горурланыр өчен, бик тырышып эшләргә тиш була. Сезнең артта җиңү көтеп торучы илегез булуын онытмагыз... Хәзер илдә бик үк матур булмаган сәясәт бара, безне барысы да кысарга, бик үк әйбәт түгел дип танырга маташалар. Әмма без сезнең ярдәм белән нәрсәгәдер ирешәбез икән – бу бик зур уңыш булачак. Безнең ил өчен кечкенә генә булса да бер җиңү булачак бу!”, - диде ул яшьләргә.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте