Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019 волонтерлар командасы һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында стажировка узу өчен абу-дабига килде

Волонтерлар

09.10.2017, 12:13

Worldskills Kazan 2019 оештыру комитетын тәкъдим итүче 57 волонтердан торган делегация яшь профессионаллар арасында 2017 елның 14 нче октябреннән 19ына кадәр Абу-Дабида узачак дөньякүләм ярышларны оештыруда катнашачаклар. Чемпионатта сменалар башланыр алдыннан соңгы штрихлар – ориентлашу тренингы, аккредитация һәм экипировка алу, оештыручылардан фатиха сүзләре.

Казан командасы өчен ориентлашу тренингын WorldSkills Abu Dhabi 2017 чемпионатының волонтерлар һәм белем бирү программаларын координацияләүче Мириам Маккалок уздырды. Волонтерлар WorldSkills хәрәкәте, аның тарихы, миссиясе, шулай ук чемпионатның үзенчәлекләре, объектларда үзеңне тоту кагыйдәләре, куркынычсызлык кагыйдәләре, җирле мәдәният һәм гореф-гадәтләр белән таныштылар. Волонтерларның чараны оештырудагы рольләренә, аларның функционалларына, төрле клиентлар төркемнәре белән аралашу кагыйдәләренә, волонтерларга чара кунаклары белән аралашканда файдалы булачак мәгълүмати ресурсларга аерым блок багышланган иде. Волонтерларның төрле юнәлешләр буенча  эшчәнлекләрен координацияләүчеләр егет-кызларга кыскача функциональ белем бирү курсы һәм эш урынында инструктаж уздырдылар. Тренинг ахырында волонтерлар күптән көтелгән экипировкаларга һәм Чемпионат партнерларыннан маркетинг җыелмасына ия булдылар.

Объектта узган көнне волонтерлар өчен WorldSkills Kazan 2019 оештыру комитеты вәкилләре белән булган матур очрашу тәмамлады. “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары  Эмиль Гобәйдуллин волонтерлар Россия Федерациясе командасының мөһим бер өлеше булып торалар һәм алар стажировка чорында алган кабатланмас тәҗрибә Казанга 2019 елдагы Чемпионатны бик яхшы итеп оештырырга ярдәм итәчәк дип белдерде.

Волонтерларга килеп төшүгә үк “Урнашу”, “Туклану”, “Транспортлау”, “Мотивация программасы” сервислары тәкъдим ителә. Чит илдән килгән волонтерлар өчен дөнья чемпионаты ачылышы һәм ябылышы тантаналарына керү, шәһәрнең истәлекле урыннары буенча экскурсия кебек мөмкинлекләр тудырылачак.

Инде билгеле булганча, волонтерларның стажировкасы 20 нче октябрьгә кадәр барачак. Волонтерлар Skill Competition Assistant, Delegate Team Support, Media, Accreditation, Conference Programme, Protocol һәм башка позицияләрдә җәлеп ителәчәкләр.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте