Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Ольга Голодец: “Һәр дөнья чемпионаты - WorldSkills хәрәкәте үсешенең чираттагы баскычы ул”

Рәсми чара

10.10.2017, 13:49

Бүген, 10 нчы октябрьдә Росся Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендә узачак дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты рәисе Oльга Юрьевна Голодец эшче һөнәрләр буенча WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионаты башланыр алдыннан Россиянең әйдәп баручы ММЧ вәкилләре белән очрашты.

Матбугат вәкилләре белән иртәнге аш вакытында фикер алышуда төп мәсьәләләрнең берсе WorldSkills флагының Россия Федерациясенә – чемпионат хуҗасына һәм Казанга - 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын уздырачак шәһәргә тапшырылу тантанасы булды.

Тантана тагын 4 көннән БГӘдә башланып китәчәк WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионаты ябылышы кысаларында узачак. Абу-Дабидагы чемпионатны оештыручылар флагны чираттагы 45 нче дөнья чемпионатын уздыру урыны итеп билгеләнгән Россия вәкилләренә тапшырачаклар. Чираттагы чемпионат Казанда 2019 елның 29 нчы августыннан 3 нче сентябрьгә кадәр узачак.

WorldSkills 2017 чемпионатында катнашучыларның берсе – җаваплы миссиягә – флагны саклаучы миссиясенә ия булган Россия Федерациясе вәкиле – флагны Россия территориясенә, Сочига алып кайтачак һәм “WorldSkills флагы эстафетасы” проектына шуннан старт биреләчәк.

WorldSkills Kazan 2019 флагы сәяхәте маршруты дөньяның алдарак WorldSkills чемпионатларын кабул иткән берничә иле буенча узар дип планлаштырыла. Россиядә исә флаг маршруты төбәк чемпионатлары узган шәһәрләр буенча салыначак. Аннан соң флаг 2019 елдагы дөнья чемпионаты ачылышы тантанасына китереләчәк.

“Без бу чемпионатта яхшы нәтиҗәгә өметләнбез. Җитмәсә, бу чемпионат әле безнең өчен аерым әһәмияткә ия. Ябылыш тантанасында эстафета безгә тапшырылачак, чираттагы халыкара чемпионат бездә узачак бит. Моңа ирешү бик авыр булды, билгеле. Сан-Паулудагы тавыш бирү процедурасы бик катлаулы булды. Әйтергә кирәк, без чемпионатны уздыру хокукына ачык һәм гадел юл белән ирештек. Россия һәм Казаныбыз Париж (Франция) һәм Шарлеруа (Бельгия) белән көч сынашты бит. Шулай булгач, бу җиңү аеруча татлы. Безнең өчен бу, билгеле, унтугызынчы елдагы дөнья чемпионатына әзерлек буенча иң җаваплы старт һәм ул Россиягә лаеклы дәрәҗәдә узар, әлеге хәрәкәтне яңа биеклеккә күтәрер!”, - диде Ольга Голодец.

Очрашуда шулай ук журналистларга WorldSkills Russia Россия җыелма командасының Гарәп Әмирлекләрендә узачак дөнья беренчелегенә әзерлеге турында да сөйләделәр.

“Мин көндәшләрнең бик тәҗрибәле икәнлеген беләм, әмма безнең команда да яхшы әзерлекле. Безнең өчен чемпионат – медальләр, призлы урыннар алу гына түгел ул. Безнең өчен бу барыннан да элек профессиональлекнең һәм компетенцияләрнең дөнья дәрәҗәсенә чыгу. Заманча материаллар белән, заманча инструментлар белән эшли белү. Мондый һәр вакыйгадан, һәр чемпионаттан соң компетенцияләр яңартыла. Бүген безнең илдә колледжларның яртысы WorldSkills стандартлары нигезендә эшли, аларда укучылар белгечлекләрне дөнья технологияләре нигезендә алалар. Безнең төп уңыш менә шунда. УПБ системасында безнең барлыгы 2 850 000 кеше укый һәм мин якын килчәктә WorldSkills стандартларын урта профессиональ белем бирүнең барлык системасында да таратып бетерербез дип ышанам”, - диде Ольга Голодец.

“Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” Союзы генераль директоры Роберт Уразов: “Без барлык компетенцияләрдә дә катнашачак иң зур җыелма команда булып барабыз, 22 компетенция безнең өчен беренче тапкыр булачак. Безнең максат медальләр алу гына түгел, технологияләрне дә өйрәнеп кайту”, – дип өстәде.

WorldSkills Russia милли җыелма командасы 58 конкурсант составында Россияне эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатында өченче тапкыр тәкъдим итәчәк. Җыелма команда алдында зур бурыч тора – алар 77 илдән җыелган 1300 дән артык яшь профессионаллар арасында әзерлекнең югары дәрәҗәсен күрсәтергә тиешләр. Безнең ил җыелма командасы беренче тапкыр барлык 52 компетенциядә дә медальләр өчен көрәшәчәк. Башка бер генә ил дә Абу-Дабига үз җыелмаларын тулы составта җибәрмәгән.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте