Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Волонтерлар командасы WorldSkills AbuDhabi 2017 дөнья чемпионатында стажировка алдыннан өйрәнүләр узды

Волонтерлар

25.08.2017, 11:39

Бу елның октябрендә Россиядән 55 волонтер Абу-Дабида һөнәри осталык буенча узачак дөнья чемпионатында стажировка узарга тиеш. Яхшылардан яхшылар бөтен дөньядан булган яшь профессионаллар арасында уздырыла торган зур чарада волонтерлар сыйфатында катнашу мөмкинлегенә ия булдылар.

WorldSkills International (WSI) секретариатының инспекция визиты кысаларында Казанда волонтерлар өчен ярышлар директоры Джейн Стоки (JaneStokie, DirectorofSkillsCompetitions, WSI) җитәкчелегендә махсус тренинг та уздырылды. Волонтерлар аларга позицияләрдә һәм сервисларда куелачак бурычлар турындагы мәгълүматларга ия булдылар, ярышларны оештыру үзенчәлекләре белән таныштылар, шулай ук Чемпионат объекты һәм аның нәтиҗәләрен бәяләү мөмкинлеген бирә торган мәгълүмат системасы белән кыскача танышып киттеләр.

Тренингта видеоэлемтә режимында белем бирү һәм волонтерлык программалары координаторы Мириам Маккалок (MiriamMcCulloch, SeniorEducation&VolunteerCoordinator, WorldSkills AbuDhabi 2017 team) та катнашты һәм волонтерлар белән эшләү буенча менеджерлар командасын, экипировка макетларын тәкъдим итте, аккредитацияләү, урнаштыру, сменаларны планлаштыру һәм башкалар турында сөйләде.

“Бүгенге уку-өйрәнү минем өчен файдалы булды. Джейн һәм Мириам белән аралашу Абу-Дабида узачак Чемпионат атмосферасына якынайтты. Безнең алда бик зур бурычлар тора – без халыкара экспертлар һәм менеджерлар белән бер командада эшләргә, “дөнья стандарты”ның нәрсә икәнлеген үз күзләребез белән күрергә тиеш булабыз, үз эшләренең чын осталары белән танышачакбыз. Мин бу сәяхәтне түземсезлек белән көтәм һәм аның безнең команда өчен алыштыргысыз волонтерлык тәҗрибәсе генә булып калмыйча, булачак лингвист буларак шәхсән минем өчен үсеш баскычы булачагына да ышанам”, - диде В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация институты студенты Рәмис Сабирҗанов.

Делегация составына Татарстан Республикасы волонтерлар хәрәкәтенең ик актив һәм тәҗрибәле вәкилләре керде. Стажировка алдыннан волонтерларны тагын берничә белем бирү һәм мотивация очрашулары көтә. Ирекле ярдәмчеләрнең халыкара практикалар вакытында алган тәҗрибәләре үзебезнең илдә узачак чара – 2019 елда узачак дөнья чемпионаты вакытында аеруча файдалы булачак. WorldSkills AbuDhabi 2017 узганнан WorldSkills дөньякүләм хәрәкәте өчен чираттагы цикл башланачак һәм барлык игътибар бөтен дөньядан яшь осталарны үзенә җәлеп итәчәк Казанга юнәлдереләчәк.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте