Яңалыклар Барысы Рәсми чара Чемпионат Эшлекле программасы Эстафета Волонтерлар Партнерлар WorldSkills флагын Новосибирскта каршы алдылар Эстафета 15.02.2019, 09:33 WorldSkills флагы эстафетасы Новосибирскка килеп җитте. 15 нче февральдә аны “Яшь профессионаллар” VI ачык төбәк чемпионаты ябылышында сәламләделәр. Чара Тимер юлчылар мәдәният сараенда узды. Төбәк җитәкчелеген тантанада Новосибирск өлкәсенең мәгариф министры Сергей Федорчук тәкъдим итте, аңа Эстафетаның Россия этбында катнашучы сертификаты тапшырылды. WorldSkills флагы эстафетасын Саратов кабул итте Эстафета 11.02.2019, 15:00 WorldSkills флагы эстафетасын 11 нче февральдә Саратов кабул итте. Флагны “Яшь профессионаллар” WorldSkills IV төбәк чемпионаты ачылышы тантанасында катнашучылар һәм тамашачылар сәламләде. Саратов өлкәсе губернаторы Валерий Радаев, Саратов өлкәсе Хөкүмәте әгъзалары, министрлыклар җитәкчеләре, Иҗтимагый совет, дини берләшмәләр, профсоюз, төбәкнең иҗтимагый оешмалары вәкилләре тантананың кунаклары булдылар. WorldSkills әләме эстафетасы Россия буйлап сәяхәтен башлый! Эстафета 08.08.2018, 15:21 8 августта Көньяк Сахалинск шәһәрендә VI «Яшь һөнәр ияләре» Милли чемпионатының (WorldSkills Russia) Финалы ачылу тантанасы кысаларында WorldSkills әләме эстафетасының федераль этабы башланып китте. Әлеге үзенчәлекле проект бөтен дөнья буйлап WorldSkills хәрәкәтендә катнашучыларны берләштерергә тиеш. Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры урынбасары Ирина Потехина, «Яшь һөнәр ияләре (Ворлдскиллс Россия)» берлегенең генераль директоры Роберт Уразов, Сахалин өлкәсе губернаторы Олег Кожемяко һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов тантананың шәрәфле кунаклары булды. Кытайның Тайбэй шәһәрендә WorldSkills флагы эстафетасының халыкара этабы тәмамланды. Алда – Россия буенча сәяхәт. Эстафета 06.08.2018, 15:16 Кытайның Тайбэй шәһәрендә WorldSkills флагын каршы алдылар. Флагны хөрмәтләү тантанасы WorldSkills стандартлары буенча 48 нче милли чемпионат уздырылучы Тайчжун шәһәрендә үткәрелде. Тайчжун шәһәре халыкара этап кысаларындагы Эстафета маршрутында соңгы нокта булды. 8 августта Флаг Көньяк Сахалинскка китерелеп, шуннан аның Россия буйлап сәяхәте башланып китәчәк. WorldSkills флагын Япониядә сәламләделәр Эстафета 01.08.2018, 10:38 WorldSkills флагын Япониядә каршы алдылар – аны кабул итү тантанасы Канадзавада 1 нче августта узды. Япония Эстафетаның халыкара этабындагы илләрнең соңгыларының берсе – инде бик тиздән флаг үзенең Көньяк Сахалиннан башланып китәчәк сәяхәтен Россия буйлап дәвам итәчәк. 12345678