Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills флагын Япониядә сәламләделәр

Эстафета

01.08.2018, 10:38

1/3

WorldSkills флагын Япониядә каршы алдылар – аны кабул итү тантанасы Канадзавада 1 нче августта узды. Япония Эстафетаның халыкара этабындагы илләрнең соңгыларының берсе – инде бик тиздән флаг үзенең Көньяк Сахалиннан башланып китәчәк сәяхәтен Россия буйлап дәвам итәчәк.

Япониядәге чара илдә компетенцияләр буенча яшьләр дөнья чемпионаты - Monozukuri кысаларында узды. Бу ярышлар 2005 елда беренче тапкыр 20 яшькә җитмәгән, хәзерге вакытта профессиональ белемнәрне үстерү учреждениеләрендә, мәктәпләрдә һәм шундый башка уку йортларында белем алучы квалификацияле яшь белгечләр өчен горизонтларны киңәйтү максатыннан уздырылган.

Тантананың мәртәбәле кунаклары сыйфатында WorldSkills International  ярышлар буенча комитет вице-рәисе доктор Майкл К. К. Фунг, Япониянең Сәламәтлек саклау, хезмәт һәм иминлек өлкән вице-министры Хидеки Макихара, Виши префектурасы хезмәт комитеты генераль директоры  Нобуйоши Фуджита, JAVADA президенты (WorldSkills Japan) Тошихиде Танабе, Япониянең Сәламәтлек саклау, хезмәт һәм иминлек  вице-министры Хирояки Табата, WorldSkills 2023 заявка комитеты әгъзалары  – телетапшырулар алып баручысы  Аяка Икедзава һәм Япониянең архитектура берләшмәләре ассоциациясе секретариаты әгъзасы  Ханако Иноуэ катнаштылар.

Тантана барышында флагка Япониянең Токио шәһәрендә 1970 елда, Осакада 1985 елда, Шизуокада 2007 елларда уздырылган дөнья чемпионатлары логотиплары төшерелде.

Инде билгеле булганча, WorldSkills флагы эстафетасы узган ел башланып китте. Флаг чираттагы дөнья чемпионатын уздырачак Казан шәһәренә WorldSkills AbuDhabi 2017 дөнья чемпионаты ябылышында тапшырылды. Аннан соң аны Сочига кайтардылар һәм “Флаг эстафетасы”на старт шуннан бирелде. 2017 елның декабрендә флаг Халыкара космик станциягә җибәрелде, анда ул ике айдан артыграк вакыт булып, 2018 елның февраль ахырында Җиргә әйләнеп кайтты. Флагның халыкара этабына исә Мадридта старт бирелде, шуннан соң ул һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатларын элегрәк елларда кабул иткән 20 ил буйлап сәяхәткә чыкты.

Якын көннәрдә флагны шулай ук Япониядә һәм Кытай Тайбэенда каршы алачаклар. Аннан соң Эстафета сәяхәтен Россия, соңрак исә Татарстан Республикасы буйлап дәвам итәчәк. Казанга флаг 2019 елның 22 нче августыннан 27ына кадәр узачак WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты ачылышы көнендә кайта.

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45 нче дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте