Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Россия һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын кабул итәргә әзер

Рәсми чара

13.07.2018, 16:51

РФ Хөкүмәтендә Россия һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын кабул итәргә әзер дип саныйлар. Аны уздыру илдә кадрлар әзерләү сыйфатын үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк. Ак йортта узган очрашу кысаларында вице-премьер Татьяна Голикова, WorldSkills International президенты Саймон Бартли, WSI башкаручы директоры Дэвид Хоуи һәм “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” союзы генераль директоры Роберт Уразов шул хакта сөйләштеләр.

РФ Президенты Владимир Путин мөрәҗәгате нигезендә, Россия дөньяның әйдәп баручы биш икътисады арасына керергә тырыша. Бу максатка ирешүдә Россиядә WorldSkills хәрәкәте үсеше дә бик нык ядәм итә”, - дип саный Татьяна Голикова.

“Чемпионатка әзерек барышында үлчәү телләренең икъисадый белгечлекләрдән техник белгечлекләргә авыша башлаганы ачык күренә. WorldSkills стандартлары нигезендәге имтиханнар да кадрлар әзерлегенә бәйсез экспертиза ул, - дип белдерде  вице-премьер. – Профессиональ белем бирү системасына WorldSkills стандартларын кертү  илебездә кадрлар әзерләү дәрәҗәсен бик нык үзгәртә”. Нәкъ менә шуңа күрә дә Хөкүмәт WorldSkills стандартларын кертү буенча милли проектларга 2024 елга кадәр дә, аннан соң да ярдәм итәчәк.

“2015 елдагы очрашуда Владимир Путин Россия өчен WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын кабул итүнең бик мөһим булуын билгеләп узган иде, - диде  WorldSkills International башлыгы Саймон Бартли. Ул шулай ук Финляндия, Бразилия һәм Көньяк Кореядә дөнья чемпионатлары уздырылганнан соң техник белем алуны сайлаучыларның саны бик күпкә артуын да әйтеп китте.  

“WorldSkills Kazan 2019 чемпионатын уздырудан икътисадый нәтиҗә Россиядә Футбол буенча дөнья чемпионатын уздырудан алынган икътисадый нәтиҗәне узып китәчәк, - ди Саймон Бартли. Шундый хәл Лондонда 2011 елда Олимпия уеннарын уздырганнан соң һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздырганнан соң күзәтелгән иде”.

Инде билгеле булганча, 2015 елның 10 нчы августында WorldSkills International (WSI) генераль ассамблеясында Россия һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын уздыру хокукын яулады. Чемпионат Казанда 2019 елның августында узачак. Аның төп максатлары – җәмәгатьчелек игътибарын хәзерге көндә булган һәм киләчәктә соралачак профессияләргә җәлеп итү, аларның популярлыгын үстерү һәм югары профессиональ стандартларны булдыру өчен шартлар тудыру. Эшче профессияләр вәкилләре өчен бу ярышлар Олимпия уеннарына тиң.

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыручылар булып WorldSkills International халыкара коммерцияле булмаган оешма, WorldSkills  хәрәкәтенең Россия операторы - “Яшь профессионаллар” профессиональ берләшмәләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы союзы (Ворлдскиллс Россия)” һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО (Казан) тора.

 “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” союзы коммуникацияләр департаменты