Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills флагы эстафетасын Саратов кабул итте

Эстафета

11.02.2019, 15:00

WorldSkills флагы эстафетасын 11 нче февральдә Саратов кабул итте. Флагны “Яшь профессионаллар” WorldSkills IV төбәк чемпионаты ачылышы тантанасында катнашучылар һәм тамашачылар сәламләде. Саратов өлкәсе губернаторы Валерий Радаев, Саратов өлкәсе Хөкүмәте әгъзалары, министрлыклар җитәкчеләре, Иҗтимагый совет, дини берләшмәләр, профсоюз, төбәкнең иҗтимагый оешмалары вәкилләре тантананың кунаклары булдылар.

“Үз эшеңнең остасы булу – горурлануга лаеклы зур уңыш ул. Ник дигәндә, теләсә кайсы профессиональ үсешнең нигезендә күнекмәләр, осталык ята.  Сез хезмәт базарында беркайчан да кирәксез булмаячаксыз, димәк, үзегезгә һәм гаиләгезгә тотрыклы киләчәк тәэмин итә аласыз дигән сүз”, - дип ассызыклады губернатор чемпионатта катнашучыларны сәламләп.

Инде билгеле булганча, WorldSkills флагы эстафетасының Россия этабы 2018 елның августында Көньяк Сахалинда узган “Яшь профессионаллар” (WorldSkillsRussia) VI милли чемпионаты финалында башланды. Флаг Россия Федерациясенең 24 субъектында булып чыгачак. Эстафетаның Россия этабы корпоратив һәм тармак чемпионатлары кысаларында узачак, федераль округларның барлык үзәкләренә дә кагылачак ул. Флаг Россия Федерациясендә сәнәгать лидерларын һәм зур предприятиеләрне әйләнеп чыгачак, аннан соң исә сәяхәтен Татарстан Республикасы буйлап дәвам итәчәк. Флаг этафетасының финал ноктасы исә Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә узачак 45 нче дөнья чемпионаты булачак.

WorldSkills флагы эстафетасы узган ел башланып киткән иде. Флаг һөнәри остылык буенча чираттагы дөнья чемпионатын кабул итәчәк Казан шәһәренә WorldSkillsAbuDhabi 2017 дөнья чемпионаты ябылышы вакытында тантаналы рәвештә тапшырылды. Аннан соң аны Сочига алып кайттылар, “Флаг эстафетасы” проектына старт шуннан бирелде. 2017 елның декабрендә флаг Халыкара космик станциягә җибәрелде һәм анда ике айдан артык булып, 2018 елның февралендә Җиргә әйләнеп кайтты. Эстафетаның Мадридта узган халыкара этабы старт алганнан соң флаг һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатларын алдарак кабул иткән 20 ил буйлап сәяхәткә чыкты. 

WorldSkills флагы инде Германиядә, Нидерландта, АКШта, Корея Республикасында, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Португалиядә, Финляндиядә, Франциядә, Ирландиядә, Швейцариядә, Австралиядә, Канадада, Италиядә, Бельгиядә, Бөекбританиядә, Австриядә, Бразилиядә, Япониядә булырга өлгерде. Россиягә флаг Кытай Тайбэеннан кайтты, ул илдә флагны 48 нче WorldSkills милли чемпионаты вакытында сәламләгәннәр иде. Һәрбер илдә флагка ул илләрдә узган ярышларның логотиплары төшерелде.

WorldSkills Kazan 2019 турында

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Competition 2019 дөнья чемпионаты Казанда 2019 елның 22 нче августыннан 27сенә кадәр узачак. Анда 60тан артык илдән 1 600 конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә, Париж һәм Шарлеруа шәһәрләрен узып китеп яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте