Яңалыклар Барысы Рәсми чара Чемпионат Эшлекле программасы Эстафета Волонтерлар Партнерлар “Сименс” - WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты алтын партнеры Партнерлар 08.08.2019, 06:46 “Сименс” - WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының алтын партнеры! 2019 елның 9 июлендә имзаланган килешү нигезендә, “Сименс” ҖЧҖ һәм “Яшь профессионаллар” берлеге Казанда дөнья чемпионатын әзерләү һәм үткәрү өчен көчләрен берләштерәчәкләр. Mitutoyo – 45 нче WorldSkills дөнья чемпионатының глобаль партнеры Партнерлар 07.08.2019, 08:10 Төгәллеге югары булган линия-почмак үлчәгеч приборларны җитештерү буенча дөньяның әйдәп баручы компаниясе Mitutoyo WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатында җитештерү компетенцияләренә үзенең техник тәҗрибәсе, үлчәү җайланмалары һәм үлчәү өчен 800 берәмлектән артык кул кораллары белән булышлык итәчәк. FANUC - WorldSkills International һәм WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының глобаль индустриаль партнеры Партнерлар 06.08.2019, 08:33 Япониянең FANUC компаниясе WorldSkills International хәрәкәтенең глобаль индустриаль партнеры булып тора, һәм беренче тапкыр WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатында “Сәнәгать робот техникасы” компетенциясен (Future Skills компетенцияләре блогы кысаларында) тәкъдим итәчәк. Моңа кадәр әлеге компетенция буенча ярышлар бары төбәк һәм милли дәрәҗәләрдә генә үткәрелгән, аларда сәнәгать робот техникасы белгечләре сәнәгатьне автоматлаштыру өлкәсендә робот техникасы комплексларын конструкцияләү буенча белемнәрен күрсәткәннәр. Volvo CE WorldSkills 2019 дөнья чемпионатына булышлык күрсәтә һәм эшче һөнәрләрне тану дәрәҗәсен күтәрүгә омтыла Партнерлар 05.08.2019, 14:40 Компаниянең Россиядәге рәсми дилеры “Ферронордик Машиналар” белән берлектә, Volvo Construction Equipment “Алтын партнер” статусында һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионатына булышлык күрсәтәчәк. Volvo CE “Авыр йөк техникасына хезмәт күрсәтү” компетенциясе биремнәрен үтәүче яшь катнашучыларга 2 компактлы чылбырлы экскаватор һәм 2 компактлы төягеч тәкъдим итәчәк. Kunzmann&Weiler - WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының алтын партнеры Партнерлар 04.08.2019, 16:55 Премиум-класслы ике җитештерүче, Weiler һәм Kunzmann, катнашучыларга WEILER Praktikant VCD тибындагы 20 конвенциональ-прецизионлы токарьлык станоклары һәм KUNZMANN WF 410 M тибындагы 15 универсаль фрезерлау-бораулау станоклары тәкъдим итеп, WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына булышлык күрсәтәчәкләр. 12345678