Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Kunzmann&Weiler - WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының алтын партнеры

Партнерлар

04.08.2019, 16:55

Премиум-класслы ике җитештерүче, Weiler һәм Kunzmann, катнашучыларга WEILER Praktikant VCD тибындагы 20 конвенциональ-прецизионлы токарьлык станоклары һәм KUNZMANN WF 410 M тибындагы 15 универсаль фрезерлау-бораулау станоклары тәкъдим итеп, WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына булышлык күрсәтәчәкләр.

Җитештерүчеләр “Полимеханика һәм автоматлаштыру”, “Прототиплар әзерләү", “Сәнәгать механикасы һәм монтаж”,  “Җитештерүдә команда белән эшләү” компетенцияләренең “Гади фрезерлык һәм токарьлык станоклары” категориясендә спонсорлар булып тора.

Җитештерүчеләр фикеренчә, тәҗрибәле профессионаллар икътисади конкурентлыкка сәләтлелектә хәлиткеч роль уйный, шуңа күрә алар цифрлы программалар белән идарә ителүче станокларда фрезерлык һәм токарьлык эшләре белән бәйле номинацияләрдә юниорлар арасында чемпионнар билгеләүгә өлеш кертергә омтылалар.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте

Kunzmann&Weiler фотосы