Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Mitutoyo – 45 нче WorldSkills дөнья чемпионатының глобаль партнеры

Партнерлар

07.08.2019, 08:10

Төгәллеге югары булган линия-почмак үлчәгеч приборларны җитештерү буенча дөньяның әйдәп баручы компаниясе Mitutoyo WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатында җитештерү компетенцияләренә үзенең техник тәҗрибәсе, үлчәү җайланмалары һәм үлчәү өчен 800 берәмлектән артык кул кораллары белән булышлык итәчәк.

Быелгы чемпионатта Mitutoyo шулай ук үз продукциясенең киң ассортимент үрнәкләрен, аларның кулланышын күрсәтү белән беррәттән күп санлы тамашачыларны өйрәтәчәк, мастер-класслар уздырачак һәм һөнәри киңәшләр бирәчәк. Моннан тыш, дөньядагы иң яхшы үлчәү җайланмаларын кулланып, катнашучылар детальләрен төгәллек ягыннан тикшереп, Mitutoyo ярышлар үткәрүдә мөһим роль уйный.

2019 елның 22-27 август көннәрендә Казанда узучы 45 нче дөнья чемпионатына яшьләрне техник белем һәм үз карьералары өчен һөнәри-техник күнекмәләр алуга илһамландырыр өчен бар дөньядан 1400 якын яшь белгеч җыелачак. Алар мондый абруйлы конкурста катнашыр өчен милли ярышларда сайлау үткәннәр, һәм үз яшьтәшләре арасында дөнья буенча иң яхшылары булып торалар.

2017 елның октябрендә Абу-Дабида узган ябылу тантанасыннан соң, WorldSkills флагы бар дөнья буйлап сәяхәт кылды, бозваткыч бортында Төньяк котыпта да булды. Ул хәтта галәмгә дә җибәрелде һәм Халыкара космик станция (МКС) бортына күтәрелде. Россиянең күпсанлы төбәк һәм шәһәрләрен узып, ул, ниһаять, Татарстан Республикасы башкаласы Казанга, 45 нче WorldSkills чемпионаты флаглары парады ачылуына килеп җитәчәк.

1950 елда оешкан WorldSkills һөнәри-техник, технологик һәм хезмәт күрсәтүгә ориентлашкан  белем һәм өйрәтүне алга этәрүче глобаль оешма. Ул бүгенге көн талантлы белгечләрен киләчәк эшенә әзерләү өчен хәрәкәт әгъзасы булган 82 ил һәм төбәктә илледән артык һөнәргә үсеш бирә, яшьләр, мөгаллимнәр, хөкүмәт һәм тармак вәкилләре белән эшли. Партнерлар, сәнәгать, хөкүмәт, волонтерлар һәм мәгариф оешмалары ярдәменнән башка, WorldSkills үз миссиясен үти алмас иде.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте

Mitutoyo фотосы