Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казан аэропорты WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының төп һава капкасы булачак

Рәсми чара

05.04.2018, 11:00

1/3

“Казан” Халыкара аэропорты Казанда 2019 елда “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә уздырылачак дөнья чемпионатында катнашучылар һәм чара кунакларының шәһәргә килү һәм китүләре төп пункты рәсми статусын алды. “Казан” Халыкара аэропорты һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО арасында хезмәттәшлек турындагы килешү имзаланды.

Әлеге килешүнең максаты – стратегик максатларны үтәүгә һәм һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын әзерләү һәм уздыруның сыйфатын тәэмин итүгә юнәлдерелгән уртак чараларны гамәлгә ашыру.

Дирекция һәм республиканың һава капкалары арасындагы нәтиҗәле һәм озак вакытлы хезмәттәшлеккә башлангыч 2013 елдагы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек чорында салынган иде. 2015 елда тагын бер проект – Су спорт төрләре буенча FINA дөнья чемпионаты уңышлы рәвештә гамәлгә ашырылды.

“Яңа зур халыкара проект алдыннан Дирекциянең һәм кунакларның рәсми килү һәм китү пунктының тырышлыклары, шулай ук халыкара спорт һәм социаль чараларны уздыру барышында тупланган зур тәҗрибә Казанда WorldSkills дөнья чемпионаты кунакларына һәм анда катнашучыларга иң югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк”, - диде “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Эмиль Гобәйдуллин. 

“Россия бик тиздән беренче тапкыр “Эшче куллар Олимпиадасын” - WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын кабул итәчәк. “Казан Халыкара аэропорты әлеге зур чарада катнашучылар һәм кунакларның шәһәргә килү һәм китүләренең рәсми пункты булып торачак. Безне бөтен дөнья күзәтеп торачак дияргә дә була. Аэропорт һәм Дирекция хезмәтләренең эзлекле һәм профессиональ эшчәнлеге нәтиҗәсендә хезмәт күрсәтү иң югары дәрәҗәдә булыр дип ышанабыз”, - диде “Казан” Халыкара аэропорты” АО персонал һәм оештыру эшчәнлеге үсеше директоры Динара Вәлиева.

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45 нче дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте