Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Нидерландта WorldSkills флагын каршы алу тантанасы узды

Эстафета

05.04.2018, 11:36

1/2

WorldSkills флагы эстафетасы маршрутын Европа буйлап дәвам итә. Бу юлы WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты командасы флаг белән Зволле шәһәренә килде.

WorldSkills Netherlands милли чемпионаты ябылышы тантанасында флагка бу илдә алдарак узган - аерым алганда, 1991 елда Амстердамда һәм 1966 һәм 1977 елларда Утрехт шәһәрендә узган WorldSkills дөнья чемпионатлары логотиплары төшерелде.

Тантанада шулай ук алда көтелә торган вакыйга - Татарстан башкаласында киләсе елның август аенда узачак WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты да презентацияләнде. WorldSkills дөнья ярышлары 50дән артык компетенциядә ярышыр өчен барлык планетадан профессионалларны безгә җыячак.

WorldSkills флагы эстафетасы узган ел башланды. Флаг Казанга WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионаты ябылышы тантанасында тапшырылган иде. Аннан соң ул Сочига кайтарылды һәм “Флаг эстафетасы” рәсми стартны шуннан алды. 2017 елның декабрендә флаг Халыкара космик станциягә озатылды, анда ике айдан артык булып, Җиргә 2018 елның февраль ахырында кайтарылды.

Мадридтагы тантанадан соң флаг һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатларын алдарак кабул иткән 20 ил буйлап сәяхәткә җибәрелде.

Эстафетаның халыкара этабы 12 нче мартта, 1950 елда Испаниядә тарихта беренче тапкыр һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты узган Мадрид шәһәрендә старт алды.

Флаг шулай ук Ирландиядә, Бельгиядә, БГӘдә, Тайпэй Провинциясендә, Финляндиядә, Австралиядә, Канадада, Португалиядә, Швейцариядә, Бразилиядә, Австриядә, Италиядә, Бөекбританиядә, Франциядә, Япониядә дә булачак.

Аннан соң флаг эстафетасы сәяхәтен Россия буйлап башлап җибәрәчәк: РФнең 85 субъектын, шулай ук Татарстан Республикасының 2 шәһәр округын һәм 43 муниципаль районын колачлау күздә тотыла. Казанга флаг WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты ачылышы көнендә кайтып җитәчәк. Дөнья чемпионаты Казанда 2019 елның 22 нче августыннан 27сенә кадәр узачак.

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45 нче дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте