Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019 волонтерлык программасы кысаларында Россиянең 11 төбәгендә хезмәттәшлек турындагы килешүләр имзаланды

Волонтерлар

30.03.2018, 14:03

1/3

Тагын 4 төбәк - Свердловск, Чиләбе һәм Ростов өлкәләре һәм Ставрополь крае Казанда 2019 елда “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә узачак һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатының волонтерлык программасы партнерлары командасына кушылдылар, аларда WorldSkills Kazan 2019 волонтерларын җыю буенча ресурс үзәкләре ачылды.

Килешүләр имзалау марафонын Екатеринбург дәвам итте, 20 нче мартта Спорт уен төрләре сараенда дөнья чемпионатына волонтерлар әзерләү буенча килешү имзалау тантанасы узды. Килешү имзалау тантанасында гомуми һәм профессиональ белем бирү министры Юрий Биктуганов һәм сәнәгать министры урынбасары Наталья Мартынова катнаштылар. “Урал волонтерлары” волонтерлык үзәге 2013 елдан бирле Дирекциянең партнеры булып тора - Екатеринбургтан булган волонтерлар делегациясе 2013 елдагы Универсиада алдыннан уздырылган сынау ярышларында, шулай ук 2015 елдагы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында һәм башка спорт чараларында катнаштылар. Волонтерлык үзәге җитәкчесе Александр Антимонов хезмәттәшлекне яңа проект кысаларында дәвам итү бик мөһим  дип билгеләп узды: “WorldSkills Kazan 2019 – уникаль проект, без чемпионатка Екатеринбургтан булган волонтерлар белән булышып кына калмыйча, шәһәребез халкына “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) хәрәкәте турында сөйли, шулай ук эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен һәм әһәмиятен күтәрә алабыз. Хәзер безнең төбәк волонтерларының әлеге зур чараның бер өлешенә әйләнү мөмкинлекләре бар”, - дип белдерде.

Чираттагы имзалау тантанасы 22 нче мартта иң көньяк ресурс үзәкләренең берсендә – Пятигорскта булды. Волонтерлык программасы партнеры буларак Пятигорск дәүләт университеты һәм ПДУ “ПРОФИ-СОЦ-ЛИНГВА” волонтерлык үзәге чыгыш ясый.

Югары уку йорты студентларының тел ягыннан югары әзерлектә булулары “ПРОФИ-СОЦ-ЛИНГВА” командасы тарафыннан әзерләнгән конкурс заявкасының өстенлекле ягы. Югары уку йорты элегрәк линвгистлар, шул исәптән сирәк телләрдә сөйләшүчеләрне әзерләү буенча махсуслашкан булган. Югары уку йорты җитәкчелеге һәм активы белән очрашу кысаларында белем бирү программасы кысаларында, аерым алганда, төрле позицияләрдәге волонтерларны тел ягыннан әзерләүнең мөмкин булган хезмәттәшлек юнәлешләре билгеләнде. Бинага керү юлындагы символик кызыл тасманы кисүне активистлар, ачылышның мәртәбәле кунаклары үзләренең профессиональ күнекмәләрен күрсәтеп карасыннар өчен, такта кисү белән алыштырырга тәкъдим иттеләр.

 “Хәерле юлга! Без проект командасының бер өлеше булуыбызга шатбыз – бу безнең яшьләребез өчен үзләрен дөньяга күрсәтүнең, һәм, әлбәттә инде, илебезне, бай мәдәниятебезне бөтен дөньяга танытуның тагын бер мөмкинлеге. Сез, яшьләр, дөнья аренасында безнең илнең чып-чын илчеләре, әйдәгез, үзебезнең никадәр кунакчыл, ачык, ихлас булуыбызны, ярдәм итәргә һәрчак әзер икәнлегебезне эштә күрсәтик”, - диде студентларга ПДУ тәрбия һәм аудиториядән тыш эшләр ректоры киңәшчесе Эльвира Кондракова.

Эстафетаны Көньяк Урал волонтерлары ассоциациясе кабул итте - WorldSkills Kazan 2019 ярышларына волонтерлар җыю буенча ресурс үзәге 26 нчы мартта Чиләбедә ачылды. Бу турыдагы килешүне мәртәбәле кунаклар алдында Ассоциация директоры Александр Носков һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО волонтерлар белән эшләү департаменты җитәкчесе Айрат Мөбарәкшин имзаладылар. Чиләбе өлкәсе белән хезмәттәшлек 2013 елдан бирле килә – Көньяк Урал делегациясе Универсиада алдыннан уздырылган сынау ярышларында катнашты, Бөтендөнья студентлар уеннары вакытында 100 кешелек делегация (волонтерлар футбол буенча ярышларны уздырганда җәлеп ителделәр) безгә ярдәм итте. 2014 елда Kazan Volunteers волонтерлары исә “җавап визиты” ясап, дзюдо буенча дөнья чемпионатында стажировка уздылар. “Берничә елга сузылган тәнәфестән соң кабат тыгыз хезмәттәшлек башлап җибәрүебез бик күңелле хәл. Сәнәгать нык үсеш алган төбәктә яшәүче егет-кызларга WorldSkills хәрәкәтенә кушылып китү һәм “эшче куллар Олимпиадасына” шәхсән өлеш кертү кызыклы булыр дип уйлыйм”, - диде Айрат Мөбарәкшин.

Март марафоны кабаттан илнең көньягында – Таганрог шәһәрендә төгәлләнде. Төбәктәге партнер буларак Көньяк федераль университеты чыгыш ясый. Хезмәттәшлек турындагы килешүне КФУ тәрбия эшләре һәм яшьләр программаларын гамәлгә ашыру буенча проректор Яков Асланов һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Александр Карпов имзаладылар. Яков Асланов WorldSkills Kazan 2019 ярышларына волонтерлар җыю буенча ресурс үзәген Көньяк федераль университет базасында булдыру Ростов өлкәсе волонтерларына   “Яшь профессионаллар” хәрәкәтен үстерү һәм популярлаштыруда катнашу мөмкинлеген бирәчәк дип саный. “Әзерлек эшчәнлегендә тупланган тәҗрибәләрен егет-кызларның 2019 елдагы дөнья чемпионаты барышында куллана алачакларына иманым камил, ә Казаннан исә алар, үз чиратында, волонтерлык эшчәнлеген оештыру буенча иң яхшы һәм файдалы күнекмәләрне туплап кайтырлар, эшче профессияләр дөньясындагы инновацияләрне һәм яңалыкларны өйрәнерләр дип ышанам”. Үз чиратында  Александр Карпов хезмәттәшлекнең ике як өчен дә файдалы һәм нәтиҗәле булачагына ышануын белдерде - 2013 елдагы Универсиада һәм 2015 елдагы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында нәтиҗәле гамәлгә ашырылган волонтерлык программалары моңа дәлил булып тора, аларда Ростов өлкәсе коммерцияле булмаган партнер сыйфатында уңышлы чыгыш ясаган иде.

Ростов өлкәсенең Яшьләр сәясәте комитеты рәисе урынбасары Тамара Шевченко, югары уку йорты җитәкчелеге, ММЧ вәкилләре һәм университет волонтерлары тантананың мәртәбәле кунаклары булдылар.

Инде билгеле булганча, хәзерге вакытка WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына волонтерлар әзерләү кысаларында хезмәттәшлек турындагы килешүләр унбиш үзәкнең унбере белән төзелгән. Тагын дүрт тантаналы ачылыш 2018 елның апрель аенда уздырылачак – командага Иркутск өлкәсе, Удмуртия Республикасы, Хабаровск һәм Приморье крайлары кушылачак. 

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45 нче дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте