Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills флагын АКШта каршы алдылар

Эстафета

24.03.2018, 21:50

1/3

WorldSkills флагы эстафетасы Америка Кушма Штатларына барып җитте. WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты командасы вәкилләре флаг белән һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионаты моннан 40 еллап элек уздырылган Атлантада булдылар.

24 нче мартта WorldSkills хәрәкәте операторы – SkillsUSAның Джорджия штатында уздырылган Лидерлык һәм компетенцияләр конференциясе ябылышы тантанасында WorldSkills дөнья чемпионаты флагына 1981 елда Атлантада уздырылган дөнья чемпионаты логотибы төшерелде.

Тантана вакытында шулай ук Татарстан башкаласында киләсе елның август аенда уздырылачак WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты да презентацияләнде. WorldSkills дөньякүләм ярышлары бөтен планетадан иң яхшы профессионалларны үзенә җыячак, алар 50дән артык компетенция буенча ярышачаклар.

WorldSkills флагы эстафетасы узган ел башланып китте. Флаг WorldSkills AbuDhabi 2017 дөнья чемпионаты ябылышы тантанасы вакытында чираттагы ярышларны уздырачак шәһәргә – Казанга тантаналы рәвештә тапшырылды. Аннан соң ул Сочига китерелде һәм “Флаг эстафетасы” проектына рәсми рәвештә шуннан старт бирелде. 2017 елның декабрендә флаг Халыкара космик станциягә озатылды, анда ике ай дәвамында булып, 2018 елның февралендә Җиргә кайтты. Мадридтагы тантанадан соң флаг һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатларын алдарак кабул иткән 20 ил буйлап сәяхәткә китте.

Эстафетаның халыкара этабы 12 нче мартта Испаниянең Мадрид шәһәрендә – һөнәри осталык буенча ярышлар тарихта беренче тапкыр 1950 елда уздырылган урыннан башланды.

Флаг шулай ук Ирландиядә, Бельгиядә, Көньк Кореяда, БГӘдә, Тайпэй провинциясендә, Финляндиядә, Австралиядә, Канадада, Португалиядә, Швейцариядә, Бразилиядә, Австриядә, Италиядә, Бөекбританиядә, Франциядә, Япониядә дә булачак.

Аннан соң флаг эстафетасы сәяхәтен Россия буйлап башлап җибәрәчәк: РФнең 85 субъектын, шулай ук Татарстан Республикасының 2 шәһәр округын һәм 43 муниципаль районын колачлау күздә тотыла. Казанга флаг WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты ачылышы көнендә кайтып җитәчәк. Дөнья чемпионаты Казанда 2019 елның 22 нче августыннан 27сенә кадәр узачак.

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45 нче дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте