Яңалыклар Барысы Рәсми чара Чемпионат Эшлекле программасы Эстафета Волонтерлар Партнерлар WorldSkills Kazan 2019 илчесе Александр Гудков: “WorldSkills”ны үзем уйлап тапмаганга үкенәм” Рәсми чара 25.08.2019, 07:26 Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты илчесе, актёр, телетапшырулар алып баручысы, “Вечерний Ургант” һәм Comedy Woman шоу текстлары авторы Александр Гудков чемпионат мәйданчыгында ни өчен аңа мебель җыю ошый, тормышта уңышсызлыкка очрасаң, нишләргә һәм нигә аңа Казан ошый – шулар турында сөйләде. Try-a-Skill проекты үз эшеңне табарга мөмкинлек бирә Чемпионат 24.08.2019, 16:35 “Казан Экспо” халыкара күргүзмәләр үзәгендә узучы WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты – бу 1354 конкурсант өчен ярышлар гына түгел, ә Try-a-Skill (“Үзеңне сынап кара!”) мәйданчыкларында тамашачылар өчен күп кенә чаралар да. Биредә WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты программасына кертелгән төрле һөнәрләр буенча мастер-класслар уздырылачак. Future Skills ярышлары беренче тапкыр WorldSkills дөнья чемпионаты программасына керде Чемпионат 24.08.2019, 10:39 Кичә Казанда WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатының рәсми ачылу тантансы узды. Әлеге ярышлар тарихында беренче тапкыр дөнья чемпионаты программасына югары технологияле җитештерү һәм цифрлы икътисад шартларында кирәкле перспективалы һөнәрләр буенча ярышлар – Future Skills кертелде. Samsung Electronics компаниясе Samsung Skills белем бирү үзәгендә дөнья чемпионатлары катнашучыларын әзерли Партнерлар 24.08.2019, 07:25 WorldSkills Kazan 2019 көнкүреш электроникасы һәм мобиль җайланмалар җитештерүче Samsung Electronics компаниясе булышлыгы ярдәмендә WorldSkills стандартлары буенча узудырылучы җиденче чемпионатка әйләнде. WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты: беренче көн! Чемпионат 23.08.2019, 16:19 Бүген Казанда WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты кунаклары һәм оештыручылары, ниһаять, берничә ел интенсив әзерлек һәм укытуның беренче җимешләрен күрә алдылар – 23 августта бер мең өч йөздән артык конкурсантларның беренче ярыш көне узды! 123456...49