Яңалыклар Барысы Рәсми чара Чемпионат Эшлекле программасы Эстафета Волонтерлар Партнерлар WorldSkills флагын Бөекбританиядә һәм Австриядә каршы алалар Эстафета 06.07.2018, 12:25 WorldSkills флагы өчен бу атна вакыйгаларга бик бай. Кичә генә ул Бөекбританиядә (Уэльс, Кланелли шәһәре) булган иде, бүген исә Австриягә, Лахштатт шәһәренә килә. WorldSkills флагын Бельгиядә каршы алдылар Эстафета 02.07.2018, 15:40 Бельгиядә 1 нче июльдә WorldSkills флагын каршы алу тантанасы узды. Бу инде флагның дөнья буйлап сәяхәтендәге 15 нче тукталышы. WorldSkills флагы - Италиядә 16.06.2018, 16:38 WorldSkills флагын Италиядә каршы алдылар. Флагны каршы алу тантанасы 15 нче июньдә Сельва-ди-валь-Гарден шәһәрендә узды. Тантана вакытында флагка Италиянең Моден шәһәрендә һөнәри осталык буенча 1959 елда бердәнбер тапкыр уздырылган дөнья чемпионаты логотибын төшерделәр. Австралиядән Канадага! Эстафета 07.06.2018, 11:46 WorldSkills флагын Канадада каршы алдылар – чара 6 нчы июньдә Эдмонтон шәһәрендәге экспо-үзәктә Skills Canada 2018 24 нче милли чемпионатының ябылыш тантанасы кысаларында узды. Чара барышында флагка һөнәри осталык буенча Монреальдә (1999) һәм Калгарида (2009) узган дөнья чемпионатлары логотиплары төшерелде. Казанда Нидерландтан WorldSkills делегациясе булды Рәсми чара 01.06.2018, 16:00 Казанга 31 нче май көнне Нидерландтан WorldSkills делегациясе килде. Кунаклар 2 уку йортында: Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында һәм Казан сәүдә-икътисад техникумында – WorldSkills чемпионатына әзерлек үзәкләрендә булдылар. 1...3738394041...49