Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казанда Нидерландтан WorldSkills делегациясе булды

Рәсми чара

01.06.2018, 16:00

Казанга 31 нче май көнне Нидерландтан WorldSkills делегациясе килде. Кунаклар 2 уку йортында: Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында һәм  Казан сәүдә-икътисад техникумында – WorldSkills чемпионатына әзерлек үзәкләрендә булдылар.

“Без күргәннәрдән бик тәэсирләндек. Биредә конкурсларда катнашучыларны әзерләү өчен бик яхшы шартлар тудырылган. Без WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын түземсезлек белән көтәбез һәм катнашучыларыбыздан агылган позитив энергияне тоярга телибез. Алар – безнең киләчәгебез”,  - дип белдерделәр делегация әгъзалары.

Көн дәвамында кунаклар шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында һәм ТР Икътисад министрлыгында рәсми очрашуларда катнаштылар. Яклар алга таба хезмәттәшлек перспективалары һәм Россиядә һәм Татарстанда WorldSkills хәрәкәтен үстерү кысаларында оештырылырга мөмкин булган чаралар турында фикер алыштылар.

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45 нче дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте