Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills флагын Бөекбританиядә һәм Австриядә каршы алалар

Эстафета

06.07.2018, 12:25

WorldSkills флагы өчен бу атна вакыйгаларга бик бай. Кичә генә ул Бөекбританиядә (Уэльс, Кланелли шәһәре) булган иде, бүген исә Австриягә, Лахштатт шәһәренә килә.

Кланеллида узган тантанада флагка Бирмингемда (1989), Глазгода (1965), Лондонда (2011) узган дөнья чемпионатлары логотиплары төшерелде. Казанда узачак WorldSkills 2019 дөнья чемпионаты Coleg SirGar колледжындагы компетенцияләр буенча узган квалификация ярышларында тәкъдим ителде. Саймон Бартли –WorldSkills International президенты исә тантананың кунагы булды.

Лахштатта флагны каршы алу тантанасы Skills Austria командасының тим-билдинг сессиясе кысаларында уза – егет-кызлар Будапештта узачак EuroSkills чарасына барырга әзерләнәләр. WorldSkills флагына биредә Австриянең Линц шәһәрендә 1983 елда узган ярышларның логотибы төшерелә.

Инде билгеле булганча, WorldSkills флагы эстафетасы узган ел башланып китте. Флаг чираттагы дөнья чемпионатын уздырачак Казан шәһәренә WorldSkills AbuDhabi 2017 дөнья чемпионаты ябылышында тапшырылды. Аннан соң аны Сочига кайтардылар һәм “Флаг эстафетасы”на старт шуннан бирелде. 2017 елның декабрендә флаг Халыкара космик станциягә җибәрелде, анда ул ике айдан артыграк вакыт булып, 2018 елның февраль ахырында Җиргә әйләнеп кайтты. Флагның халыкара этабына исә Мадридта старт бирелде, шуннан соң ул һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатларын элегрәк елларда кабул иткән 20 ил буйлап сәяхәткә чыкты.

Якын көннәрдә флагны шулай ук Бразилиядә, Япониядә һәм Кытай Тайбэенда каршы алачаклар. Аннан соң Эстафета сәяхәтен Россия, соңрак исә Татарстан Республикасы буйлап дәвам итәчәк. Казанга флаг 2019 елның 22 нче августыннан 27ына кадәр узачак WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты ачылышы көнендә кайта.

 

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45 нче дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте