Яңалыклар Барысы Рәсми чара Чемпионат Эшлекле программасы Эстафета Волонтерлар Партнерлар Россия һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын кабул итәргә әзер Рәсми чара 13.07.2018, 16:51 РФ Хөкүмәтендә Россия һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын кабул итәргә әзер дип саныйлар. Аны уздыру илдә кадрлар әзерләү сыйфатын үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк. Ак йортта узган очрашу кысаларында вице-премьер Татьяна Голикова, WorldSkills International президенты Саймон Бартли, WSI башкаручы директоры Дэвид Хоуи һәм “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” союзы генераль директоры Роберт Уразов шул хакта сөйләштеләр. Төп бурыч – эшче профессияләрне мөһимрәк, престижлырак итү Рәсми чара 13.07.2018, 12:28 Казанда һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендәге дөнья чемпионатын уздыру зур дәрәҗә дә, шул ук вакытта зур җаваплылык та. WorldSkills International президенты Саймон Бартли җитәкчелегендәге WorldSkills International директорлар советы әгъзалары белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Спорт һәм социаль проектларр дирекциясе һәм Федераль таможня хезмәте WorldSkills Kazan 2019 алдыннан хезмәттәшлек итә башлыйлар Рәсми чара 11.07.2018, 14:10 Россия “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында катнашучыларның йөкләрен илгә кертү һәм чыгару өчен уңайлы шартлар тудырачак. Бу максатларда Спорт һәм социаль проектларр дирекциясе һәм Федераль таможня хезмәте уртак эш башкарачак, бу турыдагы киешү инде имзаланды. Саймон Бартли: “Казанда WorldSkills чемпионатын уздыру өчен барлык шартлар тудырылган” Рәсми чара 11.07.2018, 13:11 Казанның шәһәр медиаүзәгендә узган матбугат конференциясендә 2019 елда башкалада узачак Һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендәге дөнья чемпионатына әзерлек турында сөйләштеләр. Жуналистлар белән очрашуда WorldSkills International президенты Саймон Бартли, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Эмиль Гобәйдуллин һәм WorldSkills ChampionsTrust яшьләр советы әгъзасы Анна Прокопеня катнаштылар. WorldSkills флагы Бразилиягә барып җитте Эстафета 09.07.2018, 15:45 WorldSkills флагын Бразилиядә каршы алдылар – 8 нче июльдә 2015 елда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын кабул иткән Сан-Паулода флагны каршы алу тантанасы узды. Флагка алда телгә алынган чараның логотибы да (чираттагы дөнья чемпионатын Казан уздырачагы 3 ел элек нәкъ менә биредә билгеле булды да инде) төшерелде. Тантана WorldSkills Бразилиядә оештырган Компетенцияләр олимпиадасы кысаларында узды. 1...3637383940...49