Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Саймон Бартли: “Казанда WorldSkills чемпионатын уздыру өчен барлык шартлар тудырылган”

Рәсми чара

11.07.2018, 13:11

Казанның шәһәр медиаүзәгендә узган матбугат конференциясендә 2019 елда башкалада узачак Һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендәге дөнья чемпионатына әзерлек турында сөйләштеләр. Жуналистлар белән очрашуда WorldSkills International президенты Саймон Бартли, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Эмиль Гобәйдуллин һәм WorldSkills ChampionsTrust яшьләр советы әгъзасы Анна Прокопеня катнаштылар.

“Казан Экспо” үзәге WorldSkills International  президентының югары бәясенә лаек булды. Аның төзелеше төгәлләнү этабында инде. “Без матбугат конференциясенә Чемпионатны уздырачак объектны караганнан соң ук килдек. Ярышларга кадәр аз гына вакыт - 12 ай гына калып бара. Бу урынның безгә чемпионатны югары дәрәҗәдә уздырырга мөмкинлек бирәчәк урын булуын ышанып әйтә алам. Биредә моның өчен барлык шартлар да бар! Барысы да яхшылап уйланырган, үзәкнең урнашкан  урыны да бик яхшы”, - диде  Саймон Бартли. Ул шулай ук Россия һәм Татарстан Республикасы җитәкчелегенең яшьләр арасында күнекмәләр һәм компетенцияләр үсешенә зур игътибар бирүләрен, төбәкнең һәм, гомумән алганда, илнең уңышы шуңа бәйле булуын ассызыклап узды. “Россия әлеге хәрәкәткә кушылгач, Казан Россиянең WorldSkills ярышларын кабул иткән беренче шәһәре булды. Төрле компетенцияләрдә (эретеп ябыштырудан алып кирпеч салуга, роботлар ясауга кадәр) ярышкан яшь егет-кызлар күнекмәләрнең тормышны яхшыга үзгәртүен дәлиллиләр”, - диде Саймон Бартли.

Анна Прокопеня – яшь, әмма инде тәҗрибәле кондитер, WorldSkills ChampionsTrust яшьләр советы әгъзасы. “WorldSkills милли чемпионатында беренче тапкыр 4 ел элек катнаштым. Ул Казанда узды. Дөнья чемпионатын кабул итәргә бер генә ел калганына ышанып та бетмим.  Эшче профессияләрнең тормышыбызны үзгәртүенә шунда инандым. Шушы кыска гына чорда күп нәрсәләр үзгәрде: колледжларда яңа җиһазлар, кешеләр заманча кондитерлык эшенең нәрсә икәнлеген аңлый башладылар.  Дөнья эшчеләр кулы белән төзелгән, аларның хезмәтләре квалификацияле булудан күп нәрсә тора. Бу дөньяны барлыкка китерүчеләр берләшмәсенә керүемә шатмын һәм моның белән горурланам”, - ди Анна.

“Профессиональ белем бирү системасын модернизацияләү кирәклеге турында карар кабул иткәндә үсешнең билгеле бер векторы кирәк иде. WorldSkills системасы әнә шул вектор булды.  Аның нәтиҗәсендә без белем бирүнең эчтәлеге нинди булырга тиешлеген, уку йортларын ничек итеп җиһазларга кирәген, киләчәктә нинди профессияләрнең кирәкле булачакларын аңладык. Татарстанда ресурс үзәкләре челтәре булдырылды, алар WorldSkills стандартларына туры китереп җиһазландырылганнар, профессиональ белем бирүнең сыйфаты да шул нигездә бәяләнә. Алга таба да без шушы юнәлештә хәрәкәт итәрбез дип уйлыйм. Дөнья чемпионатын уздыру илдә һәм республикада профессиональ белем бирүне үстерүгә тагын бер этәргеч булачак”, - ди Андрей Поминов.

Ярышларны оештыручы һәм кабул итүче илнең чемпионатка әзерлеге турында Эмиль Гобәйдуллин сөйләде. Ул ярышларга 60 тан артык илдән 25 яшькә кадәр булган 1 600 дән артык катнашучы киләчәген әйтте. Ярышлар 56 компетенция буенча уздырылачаклар. Ярышларны оештыруга 3 500 волонтер җәлеп ителәчәк. Чемпионат мәйданнарына 20 меңләп тамашачы килер дип көтелә.

Чемпионатның барлык компетенцияләре 6 блокка бүленгән: сәнәгать җитештерүе; мәгълүмати һәм  коммуникацион технологияләр; төзелеш өлкәсе; гражданнар транспортына хезмәт күрсәтү; иҗат һәм дизайн; хезмәт күрсәтүләр өлкәсе. WorldSkills стандартлары нигезендәге халыкара ярышлар һәм аларга әзерлек яшьләргә бер-берләренә көндәшлек тудырырга, иң яхшы практикаларны кулланырга, шулай ук үзләре сайлаган өлкәдә иң яхшылары булырга омтылырга мөмкинлек бирә. Әзерлек, өйрәнү һәм дөнья чемпионатында катнашу 4-5 ел буе белем алуга тиң.

Чемпионатны оештыручылар буларак WorldSkills International  халыкара коммерцияле булмаган оешмасы,  WorldSkills  хәрәкәтенең Россия операторы булган “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” профессиональ берләшмәләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы” союзы  һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО чыгыш ясый.

 “Әзерлек эшләре продуктив бара. “Ворлдскиллс Россия” союзыннан булган, шулай ук  WorldSkills International коллегаларыбыз белән бергәләп булачак чемпионатны тарихта иң яхшыларының берсе итәргә һәм аның илдә белем бирү системасына зур йогынты ясавына ирешергә тырышырбыз”, - диде Эмиль Гобәйдуллин. Ул шулай ук WorldSkills  чемпионатының гадәти ярышлар гына булмавын, аның әле компанияләр вәкилләренең булачак эшчеләр белән очраша торган, ә конкурсантларның  булачак эш бирүчеләр белән таныша торган бик зур ярминкә икәнлеген дә ассызыклап узды. “Без Чемпионатны максималь матур һәм кызыклы итәргә тырышачакбыз”, - диде Эмиль Гобәйдуллин.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитеты матбугат үзәге