Яңалыклар Барысы Рәсми чара Чемпионат Эшлекле программасы Эстафета Волонтерлар Партнерлар WorldSkills Kazan 2019 яңа илчесе – Россиянең Хезмәт Герое Владимир Мельник Рәсми чара 24.05.2019, 13:46 Бүген Казанда 20-24 май көннәрендә “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә үткән VII “Яшь профессионаллар” Милли чемпионаты финалы белән бергә параллель узган “Зирәкләр күнекмәләре” чемпионаты ябылу тантанасы кысаларында WorldSkills Kazan 2019 яңа илчесен багышлау тантанасы узды. Чемпионатның яңа илчесе итеп Россия шахтеры, РФ Хезмәт Герое, РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Владимир Мельник билгеләнде. WorldSkills Kazan 2019 волонтерлары “Яшь профессионаллар” Милли чемпионаты кысаларында үзләренең көчләрен сынап карадылар Волонтерлар 24.05.2019, 11:57 VII “Яшь профессионаллар” Милли чемпионаты финалын үткәрүдә 1800 якын волонтер катнашты. Ярышлар бу юнәлеш өчен дә тест чара булды: күп кенә волонтерлар августта узачак дөнья чемпионатында да шул позицияләргә җәлеп ителәчәк. Боларга делегацияләрнең, кунакларның һәм катнашучыларның килү-китүе, транспорт, мәгълүмат өстәле, туклану, тамашачылар белән эшләү, протокол, медицина ярдәме белән тәэмин итү, ярыш мәйданчыклары һ.б. Казанда “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты тәмамлана 24.05.2019, 08:46 Бүген Казанда 20 майда старт алган VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалы тәмамлана. Ул WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты алдыннан тест чара булды. Саймон Бартли: “WorldSkills чемпионатының 56 алтын медалистына гына игътибар биреп, без дөньяны яхшырак итә алмас идек” 23.05.2019, 14:47 Илләр милли хезмәт базарында эшче кадрларның баланслаштырган комбинациясен булдыру өчен, икътисадның академик белем бирү системасына гына түгел, ә эшче белгечлекләргә һөнәри укытуга да бәйле икәнен аңлый башладылар. Бу хакта VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты вакытында WorldSkills International халыкара хәрәкәтенең президенты Саймон Бартли белдерде. WorldSkills милли чемпионатында талантларны үстерү мәсьәләрендә дәүләт, бизнес һәм белем бирү оешмаларының үзара йогынтысы хакында фикер алыштылар 23.05.2019, 12:01 VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалы кысаларында “Талантларны үстерү: дәүләт, бизнес һәм белем бирү оешмаларының үзара йогынтысы” түгәрәк өстәле узды. 1...1819202122...49