Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills милли чемпионатында талантларны үстерү мәсьәләрендә дәүләт, бизнес һәм белем бирү оешмаларының үзара йогынтысы хакында фикер алыштылар

23.05.2019, 12:01

VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалы кысаларында “Талантларны үстерү: дәүләт, бизнес һәм белем бирү оешмаларының үзара йогынтысы” түгәрәк өстәле узды.

Түгәрәк өстәлдә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) берлеге генераль директоры Роберт Уразов, “Росатом” дәүләт корпорациясенең персонал буенча директоры Татьяна Терентьева, Kuka Russia генераль директоры Дмитрий Капишников, КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов, Казан вертолет заводының персонал буенча директоры  Марина Марюшина, SAP CIS компаниясенең персонал буенча директоры Вера Соломатина һәм Россия квант үзәгенең квантлы машина интеллекты буенча проект җитәкчесе Алексей Федоров катнашты.

Түгәрәк өстәлнең төп темасы хәзерге заман икътисади чынбарлыгында таланталарның аерым кыйммәтенә багышланган иде.

“Хәзерге шартларда үзенең үсеше өчен кеше үзе җаваплы. Хезмәт контрактлары, хокуклары, кодекслары, профсоюзлар, кадр хезмәтләре булмаган киләчәкне күз алдына китерегез. Бу дөньяда миллиардлаган кеше һәм алар белән хезмәт килешүе төзүче компанияләр бар. Әгәр без җитештерүче компания һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе турында сөйлибез икән, бу очракта кеше инде бүген үзе үк икътисади бәяне билгели. Сез үзегезгә стандарт булмаган продукт ясый торган кешене яллый алмыйсыз. Бу билгеләнеш буенча мөмкин түгел”, - дип билгеләп узды Роберт Уразов үзенең чыгышында.

Татьяна Терентьева корпорациянең “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) берлеге һәм BCG белән берлектә гамәлгә ашырылучы “Mission: Talent – кадрлардан талантларга” инициативасында тукталды. Аның максаты – кадрлар “чокыры” проблемаларын чишү өчен инструментлар табу һәм талантлар үстерү буенча глобаль экосистема төзү.

“Mission: Talent инициативасы – бер тапкыр гына кулланыла торган проект түгел, ә уртак тикшеренүләрдән һәм хезмәт базарының төп стейкхолдерларын (дәүләт, бизнес һәм мәгариф системасын) тәкъдим итүче партнерларыбыз белән фикер алышудан башланучы озак вакытлы программа. Без хәзерге җәмгыять кичерүче җитди икътисади, технологик һәм социаль үзгәрешләр шартларында кадрлар үсешенең дөньядагы иң яхшы тәҗрибәләр базасына ия булган махсус онлайн-платформа тәкъдим итәргә телибез”, - диде Татьяна Терентьева.

“Хәзер эш бирүчеләр кешеләрне өстеннән идарә итеп була торган ресурс кебек кенә кабул итә алмый. Синергия эффекты булсын өчен хезмәттәшлек кирәк. Моның өчен эш бирүче компанияләргә хәзер һәм якын киләчәктә хезмәткәрләрдә нинди компетенцияләр булырга тиешлеген анык аңларга һәм планлаштырырга, шул вакытта һәрбер хезмәткәр – карьера траекториясен үзенчә аңлаучы шәхес икәнен аңларга тиеш”, - дип ассызыклады Марина Марюшина.

Дмитрий Капишников фикеренчә, алдынгы технологияле компанияләргә белем бирү  учреждениеләренә материаллар һәм мәгълүмат белән ярдәм итәргә кирәк. “Бизнес мәгарифтә локомотив булырга, трендлар һәм укыту методикалары формалаштырырга тиеш”, - диде ул.

Белешмә

“Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалы – WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча Россиядә үткәрелүче иң масштаблы ярышлар. 21-22 май көннәрендә Казанда үтүче финалда 91 компетенция буенча мең ярымнан артык конкурсант катнаша. Милли чемпионат үткәрү илнең мәгариф системасына иң яхшы халыкара практикаларны кертүгә, эшче һөнәрләр абруен һәм кадрлар әзерләү сыйфатын күтәрергә ярдәм итә.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте​​​​​​