Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Саймон Бартли: “WorldSkills чемпионатының 56 алтын медалистына гына игътибар биреп, без дөньяны яхшырак итә алмас идек”

23.05.2019, 14:47

Илләр милли хезмәт базарында эшче кадрларның баланслаштырган комбинациясен булдыру өчен, икътисадның академик белем бирү системасына гына түгел, ә эшче белгечлекләргә һөнәри укытуга да бәйле икәнен аңлый башладылар. Бу хакта VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты вакытында WorldSkills International халыкара хәрәкәтенең президенты Саймон Бартли белдерде.

WorldSkills International хәрәкәтенә керүче 81 илдә милли чемпионатлар ел саен үткәрелә. Финалистлар үзләренең илләрен ике елга бер тапкыр узучы дөнья чемпионатында тәкъдим итәләр. 2019 елда ул Россиядә беренче тапкыр үткәрелә.

Әмма дөнья чемпионатында җиңү WorldSkills International хәрәкәтенең төп бурычы түгел. “WorldSkills чемпионатының 56 алтын медале ияләренә генә игътибар биреп, без дөньяны яхшырак итә алмас идек. Әгәр бу ярышларда 56 миллион кеше катнашып, үзләренең күнекмәләрен 1% гына булса да яхшырта алсалар, без дөнья яхшы якка үзгәрә дип әйтә алачакбыз”, - дип билгеләп узды Саймон Бартли.

Әлбәттә, медалисталар бик яхшы күрсәткеч: алар осталыкларын, үзләренең профессионалл икәннәрен күрсәтә, ләкин шул ук вакытта алар бары глобаль максатның бер өлеше һәм башкаларга үрнәк булып тора. Соңрак алар үзләренең белемнәрен башкаларга остаз буларак тапшыручы WorldSkills хәрәкәте экспертларына әйләнәләр.

“Безнең өчен чемпионат, бер яктан караганда, финалда катнашу өчен ел дәвамында үзләренең җыелмаларын әзерләгән Россиянең 85 төбәге өчен төп вакыйга булып тора. Икенче яктан, быел ул августта узачак дөнья чемпионаты өчен сынау мәйданы булды. WorldSkills Kazan 2019 буенча РФ Президенты тарафыннан безгә ике бурыч куелды: чемпионатны халыкара стандартлар нигезендә иң яхшы дәрәҗәдә үткәрү һәм кадрлар әзерләү системасын трансформацияләү”, - диде “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) берлеге генераль директоры урынбасары Алина Досканова.

Озак вакыт дәвамында Россиядә урта һөнәри белемгә тиешенчә игъбар бирелмәде – бу сфера җитештерү өлкәсендә укыту осталары өчен дә, студентлар өчен дә кызыксызга әйләнде. Системаны үзгәртеп кору соравы күтәрелгәч, кадрлар әзерләүнең халыкара стандартларын “WorldSkills”тан алдык. Аларны 81 илнең экспертлар берлеге эшли, һәм алар һөнәр эчтәлеген чын секторда чагылдыра, дип өстәде Алина Досканова. “Технологияләр бик тиз үсеш ала: без кул хезмәтеннән цифрлы икътисадка күчәбез, цифрлаштыру белән яңадан яңа компетенцияләр барлыкка килә, һәм көллиятләрнең матди-техник базасын 10 елга бер түгел, ә ел саен алыштырырга кирәк. WorldSkills хисабына без ел саен стандартларны актуальләштерәбез, һәм иң мөһиме, кешеләр үсешенә матди яктан ярдәм итәбез”.

Традицион эшче һөнәрләр – эретеп ябыштыру технологияләре, ресторан сервисы, столярлык, зәрканчылык эше һ.б. стандартларын заманчалаштыру мәсьәләләрен чишүдән тыш, WorldSkills киләчәк һөнәрләрен әзерләү системасына кертүгә булышлык итә. Экспертлар тикшеренүләр нәтиҗәсендә киләчәктә нинди һөнәрләргә ихтыяҗ булачагын билгелиләр, WorldSkills компетенциясе барлыкка китерәләр, аны чемпионатта сынап карыйлар, бу һөнәрне үзләштерү өчен кирәкле күнекмәләрне ачыклыйлар. Шул мәгълүмат нигезендә кадрлар әзерләү системасына тиражлау өчен профессиональ һәм белем бирү стандартлары эшләнә.

Шул рәвешле 2016 елда Россиядә пилотсыз авиация системаларын эксплуатация буенча кадрлар әзерләүнең локаль бурычларын хәл итү компетенциясе барлыкка китерелгән. “Пилотсыз авиация системаларын эксплуатация” компетенциясе буенча WorldSkills Russia халыкара эксперты, Россиядә сәнәгать һәм белем бирү дроннарын эшләүче һәм җитештерүче Copter Express компаниясе генераль директоры Олег Понфиленок сүзләренә караганда, хәзерге вакытта пилотсыз авиация системаларын төрле өлкәләрдә – авыл хуҗалыгында, төзелештә, нефть сегментында, куркынычсызлык белән тәэмин итү, кешеләрне эзләү һәм коткару, йөк ташу өлкәләрендә нәтиҗәле кулланыр өчен дөньяда 150 меңгә якын кеше җитми.

Мондый кешеләрне әзерләр өчен бөтенләй башка белем бирү стандартлары, әзерлек методикалары әзерләргә кирәк.  “Нәкъ менә WorldSkills ярдәмендә рекордлы ике ел эчендә компетенция тудыра һәм аны Россиядә нәтиҗәле рәвештә тарата алдык. Тәкъдим ителгән компетенциядән ул төп компетенциягә әйләнде, белем бирү һәм һөнәри стандартлар нульдән барлыкка китерелде. Чемпионатлы формат аркылы иң яхшы практикаларны күрәтеп,  шул тәҗрибә нигезендә Мәгариф һәм Хезмәт министрлыклары кебек җитди институтларга йогынты ясап була, - дип билгеләп узды Олег Понфиленок. – Бу башка илләрдә дә мөмкин, шуңа күрә без халыкара дәрәҗәдә эш башлыйбыз. Беренче тапкыр компетенция августта узучы дөнья чемпионатында, Future Skills блогында тәкъдим ителәчәк. Россиядән тыш, ярышта тагы 7 ил катнашачак, мондый кадрларга ихтыяҗ күбрәк илдә булса да”.

Мондый мисал бары пилотсыз очу аппаратлары белән генә түгел, ә Future Skills юнәлешендәге теләсә кайсы һөнәр – квантлы технологияләр, нейроинтерфейслар проектлаштыру, галәм системалары белән идарә итү һ.б. очрагында да мөмкин. Россия үзенең киләчәк һөнәрләре өлкәсендә кадрлар әзерләү юнәлеше буенча иң яхшы практикаларын WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты кысаларында 10 мең м2 махсус зонада күрсәтәчәк.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте​​​​​​