Яңалыклар Барысы Рәсми чара Чемпионат Эшлекле программасы Эстафета Волонтерлар Партнерлар Казанда WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты медальләрен тәкъдир иттеләр Рәсми чара 16.08.2019, 12:19 Бүген 16 августта Казанда һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты медальләренең презентациясе булды. Йос де Гои: "Мин WorldSkills хәрәкәтенең укыту һәм яшьләрне җәлеп итү юлы белән климат проблемаларын хәл итүдә катнашуын теләр идем" Эшлекле программасы 15.08.2019, 06:54 Йос де Гои өчен климат үзгәрүе – актуаль проблема. Тиешле белем алганда яшьләр дөньяны яхшы якка үзгәртергә сәләтле, дип саный ул. Аның фикеренчә, моның өчен яшьләр халыкара фикер алышуларда һәм югары дәрәҗәдәге форумнарда актив катнашырга тиеш. Стратегик мәсьәләләр буенча вице-президент һәм стратегик үсеш комитеты рәисе Йос де Гои 2010 елдан бирле WorldSkills директорлар Советында. Моннан башка, ул – Нидерландның WorldSkills президенты. Festo Didactic WorldSkills Kazan 2019 чемпионатында: квалификацияле яшьләр - ил икътисадының нигезе Партнерлар 14.08.2019, 16:15 Festo компаниясе 22-27 август көннәрендә Казанда узучы һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills дөнья чемпионатында катнашачак.Компаниянең WorldSkills хәрәкәтендә глобаль сәнәгать партнеры, технологик җайланмалар белән тәэмин итүче, экспонент, конкурсант һәм һөнәри белем бирү дуаль системасының актив тарафдары сыйфатында катнашуы бер масштаблы максатка нигезләнә – инновацияләр ярдәмендә мәгарифтә һөнәри белем бирү сыйфатын алга җибәрү. Mastercam - WorldSkills Kazan 2019 чемпионатының эксклюзив CAM-партнеры Партнерлар 13.08.2019, 14:06 WorldSkills хәрәкәтенең глобаль партнеры статусына ия булган CNC Software/Mastercam компаниясе WorldSkills 2019 чемпионатының дүрт компетенциясе буенча ярышлар уздыру өчен CAM-система белән рәсми тәэмин итүчесе дип аталды, болар - “Цифрлы программалар белән идарә ителүче станокларда фрезерлык эшләре”, “Цифрлы программалар белән идарә ителүче станокларда токарьлык эшләре”, “Җитештерүдә команда белән эшләү”, “Полимер материаллардан эшләнмәләр ясау”. Команда ярышларында катнашучылар Mastercam системасын токарь һәм фрезерлык станокларында детальләрне эшкәртүне программалаштыру өчен кулланачаклар, соңрак детальләрдән әзер эшләнмә җыелачак. DMG MORI WorldSkills Kazan 2019 чемпионатында җиде компетенциягә булышлык күрсәтә Партнерлар 12.08.2019, 11:46 Дөньяның әйдәп баручы станоклар җитештерүче DMG MORI компаниясе WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының 7 компетенциясенә булышлык күрсәтә: “Цифрлы программалар белән идарә ителүче станокларда фрезерлык эшләре”, “Цифрлы программалар белән идарә ителүче станокларда токарьлык эшләре”, “Җитештерүдә команда белән эшләү”, “Полимер материаллардан эшләнмәләр ясау”, “Реверсив инжиниринг”, “3D прототиплаштыру” һәм “Цифрлы җитештерү”. 1...89101112...49