Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Mastercam - WorldSkills Kazan 2019 чемпионатының эксклюзив CAM-партнеры

Партнерлар

13.08.2019, 14:06

WorldSkills хәрәкәтенең глобаль партнеры статусына ия булган CNC Software/Mastercam компаниясе WorldSkills 2019 чемпионатының дүрт компетенциясе буенча ярышлар уздыру өчен CAM-система белән рәсми тәэмин итүчесе дип аталды, болар - “Цифрлы программалар белән идарә ителүче станокларда фрезерлык эшләре”, “Цифрлы программалар белән идарә ителүче станокларда токарьлык эшләре”, “Җитештерүдә команда белән эшләү”, “Полимер материаллардан эшләнмәләр ясау”. Команда ярышларында катнашучылар Mastercam системасын токарь һәм фрезерлык станокларында детальләрне эшкәртүне программалаштыру өчен кулланачаклар, соңрак детальләрдән әзер эшләнмә җыелачак.

Mastercam глобаль реселлерлар челтәре бар дөнья буенча чемпионат катнашучыларына ярышларга әзерләнүдә актив ярдәм итә. Mastercam ярдәме белән эшкәртүне программалаштыру күнекмәләрен көллиятләрдә һәм эш урыннарында шомарталар. Киләсе дөнья чемпионаты башланыр алдыннан CNC Software ел дәвамында милли команда вәкилләрен вакытлыча бушлай Mastercam лицензияләре белән тәэмин итә һәм Mastercam University белем бирү онлайн-ресурсына керү мөмкинлеге ача.

Mastercam компаниясенең Россиядәге авторизацияләнгән дистрибьюторы ЦОЛЛА компанияләр группасы WorldSkills Russia оешмасына һөнәри осталык буенча төрле дәрәҗәдәге (төбәк, тармак, милли һәм халыкара) ярышларны әзерләүдә һәм үткәрүдә турыдан-туры ярдәм итә, шул исәптән тиешле постпроцессорлар белән Mastercam программа тәэмин ителеше белән бушлай тәэмин итә, эшләтеп җибәрү-көйләү эшләрендә катнаша, программа комплексларына техник хезмәт күрсәтүне һәм ярышларга техник яктан булышлык күрсәтүне гамәлгә ашыра, шулай ук Mastercam программаларын үзләштерү буенча хезмәт күрсәтә.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – эшче һөнәрләргә ия булган яшь буын вәкилләре арасында быел уздырылучы иң зур халыкара ярыш, биредә төрле илләрдән җыелган яшьләр сайланган компетенциядә иң яхшы белгеч исеме өчен көрәшәчәкләр. Чемпионат Казан шәһәренең (Россия Федерациясе) “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә 22-27 август көннәрендә узачак. Әлеге “Квалификацияле белгечләр өчен Олимпия уеннарында” чыгыш ясаучылар алтын, көмеш һәм бронза медальләр өчен көрәшәчәк, үзләрен һәм үз илләрен танытачак.

Хәзерге вакытта WorldSkills чемпионаты һөнәри белемнең югары нокталарын гәүдәләндерүче эмблемага әйләнде. Һәр ике ел саен үзләренең остазлары һәм инструкторлары озатуында җир шарының бар почмагыннан йөзләгән яшь квалификацияле белгеч җыела, аларның максаты - тамашачыларның күз алдында төрле эшче һөнәр күнекмәләренә ия булуда ярышу һәм үзләренең стандартларга тәңгәл килүләрен тикшерү.

CNC Software компаниясе иң түбән дәрәҗәдәге конкурслардан башлап, әлеге хәрәкәттә актив катнаша, һәм катнашучыларга программа тәэмин ителеше белән булыша. Бу Mastercam компаниясенең җирле реселлерлары белән берлектә аларны булачак инженерлар һәм станок операторлары әзерләүгә җәлеп итү өчен эшләнелә.

“Мондый югары дәрәҗәдәге ярышларда катнашу яшьләрдән талант, вакыт, эшкә бирелгәнлек һәм фидакарьлек таләп итә. Эш бирүчеләрнең квалификацияле белгечләр җитмәү турында зарларын исәпкә алып, әйдәгез, бу күнекмәләрне үзләштерүчеләргә һәм пропагандалаучыларга, кем үз карьерасы башында ук үз эшенең остасына әйләнеп, халык алдында үз осталыгын ирләрчә расларга әзер булучыларга теләктәшлек күрсәтик, - диде CNC Software компаниясе президенты Меган Вест. - Mastercam WorldSkills хәрәкәтенең глобаль партнеры булып тора, һәм без 22 елдан артык вакыт дәвамында аның ярышларын үткәрүдә эксклюзив CAM-партнер буларак чыгыш ясыйбыз. Бу миндә чын горурлык уята”.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 илдән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте

CNC Software/Mastercam фотосы