Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Festo Didactic WorldSkills Kazan 2019 чемпионатында: квалификацияле яшьләр - ил икътисадының нигезе

Партнерлар

14.08.2019, 16:15

Festo компаниясе 22-27 август көннәрендә Казанда узучы һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills дөнья чемпионатында катнашачак.Компаниянең WorldSkills хәрәкәтендә глобаль сәнәгать партнеры, технологик җайланмалар белән тәэмин итүче, экспонент, конкурсант һәм һөнәри белем бирү дуаль системасының актив тарафдары сыйфатында катнашуы бер масштаблы максатка нигезләнә – инновацияләр ярдәмендә мәгарифтә һөнәри белем бирү сыйфатын алга җибәрү.

Хәзерге вакытта WorldSkills Kazan 2019 – һөнәри осталык буенча иң зур дөнья чемпионаты, биредә 63 илдән килгән мең дүрт йөзгә якын конкурсант 56 компетенциядә ярышачак. WorldSkills International оешмасының глобаль сәнәгать партнеры буларак, үзенең техник белем сыйфатын даими күтәрү буенча эшчәнлеге кысаларында Festo Didactic инде 28 елга якын хәрәкәткә булышлык күрсәтә.

“Компетенциягә нигезләнгән белем бар дөньяда икътисади иминлекнең фундаменты булып тора”, - ди Festo Didactic глобаль белем бирү проектлары җитәкчесе доктор Надер Имани. “WorldSkills үз алдына һөнәри күнекмәләрне ныгыту юлы белән дөньяны яхшы якка үзгәртергә дигән максат куйды. Техник белем бирү һәм укыту өлкәсендә дөнья буенча әйдәп баручы тәэмин итүчеләрнең берсе буларак, без WorldSkills хәрәкәтенә инде 30 елга якын булышлык күрсәтәбез.”

Festo һәм WorldSkills партнерлыгы 1991 елда Амстердамда узган дөнья чемпионатында башлана. Шул вакытттан  башлап, WorldSkills чемпионатының “Мехатроника” буенча ярышлары Festo мехатроника станцияләрендә уза. MPS модуль җитештерү системасы инженер-мехатрониклар өчен дә “спорт җиһазы” булып тора. Мондый укыту системасы хәзер заманча автоматлаштырылган җитештерү нигезендә ни ятканын чагылдыра: механика, электр техникасы һәм мәгълүмати технологияләрнең мехатроникага интеграциясен.  “Безнең өчен мәгарифкә инновацияләр кертү мөһим, бу кешеләрнең сәнәгать таләп итүче һәм шулай ук уңышлы һөнәри киләчәк өчен шәхси үсеш белән тәэмин итүче күнекмәләр үзләштерүе өчен кирәк”, - дип аңлата доктор Имани.

Шулай ук Festo Didactic “Су технологияләренең” WorldSkills чемпионатының яңа компетенциясенә әверелүгә зур өлеш керткән һәм быел Казанда узучы беренчелектә компетенциянең әйдәп баручы спонсоры булып тора. 11 команда  су әзерләү һәм су бүленеше процессларын имитацияләүче EDS® Water Management модуль укыту системасы белән эшләяәчәк. “Су инде күп җирдә дефицит товарга әйләнә башлады, киләчәктә бу проблема тагы да кискенрәк торачак, - ди доктор Имани. – Шуңа күрә су белән тәэмин итү һәм су бүленеше өлкәсендәге яхшы әзерлекле белгечләргә ихтыяҗ гел үсеп тора, чөнки нәкъ менә алар эчә торган суның кирәкле күләмдә булуын, агынты  суларны тиешле чистарту һәм кабат куллануны тәэмин итә”.

Festo Didactic шулай ук Future Skills WorldSkills Kazan 2019 зонасында тәкъдим ителгән “Индустрия 4.0” компетенциясенең әйдәп баручы партнеры ролен үзенә алган. Быел әлеге компетенция сәнәгать җитештерүен цифрлаштыру белән бәйле аспектларга нигезләнә. Гамәли мәсьәләләрне чишү өчен “Индустрия 4.0” өлкәсендә кирәкле квалификация туплау өчен Festo Didactic махсус эшләгән төрле укыту технологияләре һәм җайланмалары кулланыла.

Казанда Festo Didactic WorldSkills чемпионатының 9 компетенциясенә булышлык күрсәтүгә җәлеп ителгән.

Техник белем бирү өлкәсендә әйдәп баручы тәэмин итүче буларак, Festo Didactic үз эшләнмәләрен ярыш мәйданчыкларыннан тыш та күрсәтәчәк. “Казан Экспо”да урнашкан үз стендларында алар виртуаль һәм чын инновацияле укыту системалары тәкъдим итәчәк. Параллель рәвештә узучы WorldSkills конференциясендә һөнәри осталыгы югары булган аудитория “Үзгәрү чорында күнекмәләр: йогынтының структур элементлары” сессиясе барышында фикер алышачаклар. Festo идарәсе әгъзасы Энрике Рюле һәм доктор Надер Имани экологиядәге күнекмәләр һәм яшел икътисад хакындагы дискуссиядә катнашачаклар.

Festo Didactic WorldSkills хәрәкәтенең спонсоры һәм партнеры булуы өстенә, компания быелгы ярышларда үз конкурсантлары катнашуы белән дә горурлана. Festo AG & Co. KG стажерлары Феликс Альт һәм Ян Кинци Германиядә узган берничә милли сайлап алу ярышларында җиңүче итеп билгеләнгәннәр, һәм алман җыелмасы исеменнән “Мехатроника” компетенциясендә чыгыш ясаячаклар.

“Казанда Германия данын яклау – безнең өчен зур дәрәҗә. Без шулай ук алман укыту системасының ничек яхшы булуын һәм аның ярдәмендә нинди нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булуын күрсәтәсебез килә”, - ди стажерлар. “Без укучыларыбыз WorldSkills дөнья чемпионатында катнашу өчен кирәкле квалификация ала алулары белән бик горурланабыз”, - дип өсти Festo милли һәм халыкара һөнәри белем бирү департаменты җитәкчесе Штефан Дитль. Бу казаныш Festo компаниясенең университетлар, һөнәри училищелар, көллиятләр һәм сәнәгать өчен техник белемне алга алып баручы көч кенә түгел икәнлеген, ә иң югары дәрәҗәдә үз кадрларын да әзерләүне дәлилли.

Германиядән тыш, Festo үзенең булачак хезмәткәрләрен Кытай, АКШ, Венгрия һәм Швейцариядә укыта.

 Festo Didactic

Festo Didactic – техник белем бирү һәм укыту өлкәсендә әйдәп баручы тәэмин итүче, һәм автоматлаштыру технологияләре сферасында глобаль уенчы булган Festo төркеменең бер өлеше. Үзенең продуктлары һәм хезмәтләре белән компания игътибарны “акыллы фабрикаларга”, шул исәптән ясалма интеллект һәм машина ярдәмендә укытуга җәлеп итә. Festo Didactic бар дөнья буенча сәнәгать компанияләре һәм уку йортлары өчен иң заманча квалификацияле чишелешләр тәкъдим итә. Портфолио нәтиҗәле белем бирү өчен җайланмаларның бар спектрын колачлый – модельләштерү, интерактив һәм дистанцион укыту өчен программа тәэмин ителешеннән, шулай ук модуль укыту системасыннан алып технологик өлкәләрнең киң диапазоны өчен тулысынча җиһазландырылган укыту үзәкләренә кадәр. Боларга җитештерүне автоматлаштыру һәм “Индустрия 4.0”, сәнәгый хезмәт күрсәтү һәм монтаж, гидро- һәм пневмоавтоматика, робот техникасы, цифрлы интерактив белем бирү, энергия нәтиҗәлелеге һәм энергиянең яңартылучы чыганаклары, электр техникасы һәм электроника, цифрлы программалар белән идарә ителүче станоклар, шулай ук STEM һәм биналарны автоматлаштыру кебек юнәлешләр керә. Festo Didactic төрле профильле эш урыннарын өч төп юнәлеш буенча (“Кешеләр”, “Технологияләр”, “Җитештерүне оештыру”) квалификация күтәрү тренинглары һәм программалары белән, шулай ук сәнәгать компанияләрен консалтинг хезмәтләре белән тәэмин итә. 1925 елда штаб-квартирасы Эсслинген-ам-Неккар шәһәрендә урнашкан бәйсез гаилә бизнесы буларак оешкан Festo группасысының әйләнеше 2018 финанс елында 3,2 млрд. евро тәшкил иткән. 61 илдә компанияләр төркеменең  250 филиалы һәм милли компаниясе урнашкан, хезмәткәрләр саны 21 меңгә җитә.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 илдән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте

Festo Didactic фотосы