Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019 Россиядәге һәм чит илләрдәге зур күргәзмәләрдә тәкъдим ителде

Рәсми чара

27.04.2018, 19:08

Бу атнада һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Германиядә Hannover Messe ярминкәсендә һәм Мәскәүдә “ГОСЗАКАЗ” XIV Бөтенроссия форум-күргәзмәсендә тәкъдим ителде.

23 нче апрельдән 27сенә кадәр WorldSkills Kazan 2019, төрле индустрияләрнең иң яхшы яшь хезмәткәрләре һәм киләчәк профессияләре вәкилләре (Future Skills компетенциясе блогы) җыела торган чара буларак, дөньядагы әйдәп баручы сәнәгать күргәзмәсе - Ганновер ярминкәсендә (Hannover Messe) катнашучыларга тәкъдим ителде.

Шулай ук бу атнада WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты Татарстан Республикасы рәсми стенды кысаларында дәүләт, муниципаль һәм корпоратив сатып алулар өлкәсендә федераль дәрәҗәдәге иң зур чарада – “ГОСЗАКАЗ – ЗА честные закупки” форум-күргәзмәсендә тәкъдим ителде. Күргәзмәдә катнашучыларны чемпионат талисманнары Алмаз һәм Алтын сәламләде.

Күргәзмә барган көннәр дәвамында анда катнашучылар, шул исәптән ярышларның потенциаль партнерлары һәм катнашучылары Чемпионат стендында WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты һәм гомумән WorldSkills хәрәкәте турында, Чемпионатны оештыручы Казан шәһәре турында белә, шулай ук виртуаль чынбарлык күзлеге аша Татарстан башкаласының истәлекле урыннары белән таныша алдылар.

Инде билгеле булганча, һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты

Казанда 2019 елның 22 нче августыннан 27сенә кадәр узачак. 56 компетенция буенча узачак ярышларда 1600дән артык катнашучы һәм 1500дән артык эксперт катнашачак.

 “ГОСЗАКАЗ” форумының рәсми сайты : www.forum-goszakaz.ru

Hannover Messe ярминкәсенең рәсми сайты : www.hannovermesse.de

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45 нче дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте