Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019 командасы мобиль уен чыгарды

Рәсми чара

04.05.2018, 10:00

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыручылар WorldSkills Kazan 2019 THE GAME дип аталган мобиль уен кушымтасын рәсми кулланылышка чыгардылар.

Әлеге кушымта киң аудиторияне WorldSkills халыкара хәрәкәте һәм эшче профессияләр белән таныштыруга юнәлдерелгән. Бу эшне уен формасында гамәлгә ашыру тәкъдим ителә: концепция нигезендә, кушымтадан файдаланучылар уенда каршылыклар полосасы аша узарга тиеш булалар.

Кушымтадан файдаланучы уенны тәкъдим ителә торган алты геройның: автомеханик, төзүче, система администраторы, графика дизайнерЫ, эретеп ябыштыручы, пешекченең берсе өчен уза ала. Әлеге геройларның һәркайсы WorldSkills дөнья чемпионатының төп ярышлар компетенцияләре вәкилләренең берсен гәүдәләндерә. 

Уенның һәр бүлеге ахырында мини-уен тәкъдим ителә. Автомеханика бүлеге машинаны вакытка төзәтүне тәкъдим итсә, система администраторы бүлегендә локаль челтәрдәге вирустан котылырга кирәк булачак, төзелеш бүлегендә кирпечне дөрес итеп сала белергә тиешсең, пешекче өчен уйнаганда исә бирелгән ингредиентлардан ризык әзерләргә кирәк булачак.  Эретеп ябыштыручы пазллардан конструкция җыярга, ә графика дизайнеры һәр предметка парын табарга тиеш булачак.

Моннан тыш кулланучылар глобаль рейтингта катнашып, бар дөньядан булган уенчылар белән ярыша алачаклар. Иң яхшы уенчылар оештыручылардан истәлекле сувенирлар белән бүләкләнәчәкләр. Рейтингта катнашу өчен интернетка тоташкан булу шарт.

Уен интерфейсы ике телдә: рус һәм инглиз телләрендә тәкъдим ителә.

Мобиль уен кушымтасын үз җайланмаңда булдырыр өчен аны Google Play яки AppStoreдан түләүсез нигездә йөкләп алырга була (операция системасыннан бәйле рәвештә).

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45 нче дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте