Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Будапештта һөнәри осталык буенча EuroSkills 2018 Европа чемпионаты төгәлләнде

Рәсми чара

30.09.2018, 16:38

Венгрия башкаласы Будапешт шәһәрендә 2018 елның 25-29 нчы сентябрь көннәрендә һөнәри осталык буенча EuroSkills 2018 Европа чемпионаты узды.

EuroSkills – һөнәри осталык буенча 25 яшькә җитмәгән яшьләр өчен Европадагы иң масштаблы ярышлар, ул ике елга бер тапкыр WorldSkills Europe хәрәкәтендә катнаша торган 29 илнең берәрсендә уздырыла. WorldSkills хәрәкәтенә инде 70 елдан артык, әмма Европа командалары арасында гына ярышлар уздырырга әле 2008 елдан гына керештеләр.

Европа чемпионатының беренчесе  Роттердамда узды, ә соңгы чемпионатны 2016 елда Швециянең Гетеборг шәһәре кабул итте. 2018 елның 25 нче сентябреннән 29ына кадәр Будапештта исәп буенча алтынчы Европа беренчелеге узды. EuroSkills 2018 ярышларында Россиянең 17 төбәгеннән 48 егет-кыз 41 компетенциядә чыгыш ясадылар.  Венгрия башкаласында узган чемпионатта Европаның 28 иленнән 600 конкурсант катнашты.

Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендә узачак дөнья чемпионаты EuroSkills чарасында ярышлар объектында урнаштырылган күргәзмә экспозициясе буларак тәкъдим ителде. Стендта Казан буенча виртуаль тур башкарырга, WorldSkills Kazan 2019 проекты презентациясен карарга мөмкин иде.

“3 көн эчендә Европа чемпионаты мәйданында 100 мең тирәсе кеше булып китте. Безнең өчен ярышлар объектына керүне оештыру – Казанда узачак дөньякүләм ярышларга әзерлек барышында кулланылачак мөһим тәҗрибә. Без бит тарихтагы иң яхшы дөнья чемпионатын уздырырга телибез”, - диде   WorldSkills Kazan 2019  проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин. 

Ябылу тантанасыннан соң EuroSkills флагы Европа чемпионатын чиратта кабул итәчәк илгә – Австриягә тапшырылды. 2020 елда EuroSkills  Грац шәһәрендә узачак, ә 2022 елда Европа чемпионаты Санкт-Петербургта узар дип көтелә. Төньяк башкала кандидатурасын 2018 елның мартында Европа оешмасының Генераль ассамблеясында WorldSkills Europe хәрәкәтендә катнашучы 28 ил вәкилләре бертавыштан сайладылар.

 

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте