Яңалыклар Барысы Рәсми чара Чемпионат Эшлекле программасы Эстафета Волонтерлар Партнерлар WorldSkills флагы Бразилиягә барып җитте Эстафета 09.07.2018, 15:45 WorldSkills флагын Бразилиядә каршы алдылар – 8 нче июльдә 2015 елда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын кабул иткән Сан-Паулода флагны каршы алу тантанасы узды. Флагка алда телгә алынган чараның логотибы да (чираттагы дөнья чемпионатын Казан уздырачагы 3 ел элек нәкъ менә биредә билгеле булды да инде) төшерелде. Тантана WorldSkills Бразилиядә оештырган Компетенцияләр олимпиадасы кысаларында узды. WorldSkills флагын Бөекбританиядә һәм Австриядә каршы алалар Эстафета 06.07.2018, 12:25 WorldSkills флагы өчен бу атна вакыйгаларга бик бай. Кичә генә ул Бөекбританиядә (Уэльс, Кланелли шәһәре) булган иде, бүген исә Австриягә, Лахштатт шәһәренә килә. WorldSkills флагын Бельгиядә каршы алдылар Эстафета 02.07.2018, 15:40 Бельгиядә 1 нче июльдә WorldSkills флагын каршы алу тантанасы узды. Бу инде флагның дөнья буйлап сәяхәтендәге 15 нче тукталышы. Австралиядән Канадага! Эстафета 07.06.2018, 11:46 WorldSkills флагын Канадада каршы алдылар – чара 6 нчы июньдә Эдмонтон шәһәрендәге экспо-үзәктә Skills Canada 2018 24 нче милли чемпионатының ябылыш тантанасы кысаларында узды. Чара барышында флагка һөнәри осталык буенча Монреальдә (1999) һәм Калгарида (2009) узган дөнья чемпионатлары логотиплары төшерелде. WorldSkills флагы – Австралиядә! Эстафета 01.06.2018, 15:14 WorldSkills флагы эстафетасы Австралиягә барып җитте! Флагны каршы алу тантанасы Австралиядә узган Skills Show милли чемпионат кысаларында узды. Чара барышында флагка һөнәри осталык буенча 1988 елда Сиднейда узган дөнья ярышлары логотибы төшерелде. 12345678