Яңалыклар Барысы Рәсми чара Чемпионат Эшлекле программасы Эстафета Волонтерлар Партнерлар “МегаФон” Казанда узачак WorldSkills 2019 дөнья чемпионаты партнеры булачак Партнерлар 12.09.2018, 06:41 “МегаФон” ААҖ Казанда һөнәри осталык буенча 2019 елның 22-27 август көннәрендә узачак 45 нче дөнья чемпионатының цифрлы партнеры ролендә чыгыш ясаячак. Әлеге килешүне 2018 елның 12 нче сентябрендә Көнчыгыш икътисадый форумы (КИФ) 2018 кысаларында “МегаФон” операцион директоры Анна Серебряникова, “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия) һөнәри берләшмәләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы” союзы генераль директоры Роберт Уразов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов имзаладылар. Росатом WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының стратегик партнеры булачак Партнерлар 25.05.2018, 16:22 Атом энергетикасы буенча “Росатом” дәүләт корпорациясе һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты белән, шулай ук WorldSkills International (WSI) халыкара хәрәкәтенең милли операторы - “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” Союзы белән хезмәттәшлек итәргә җыена. Ниятләр турындагы өч яклы килешү бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Росатом дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев һәм “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” Союзы генераль директоры Роберт Уразов тарафыннан имзаланды. Coca-Cola – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының рәсми партнеры Партнерлар 24.05.2018, 11:35 24 нче майда 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыручылар һәм Россиядә Coca-Cola системасы арасында партнерлык килешүен имзалау тантанасы булды. 1...45678