Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Росатом WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының стратегик партнеры булачак

Партнерлар

25.05.2018, 16:22

Атом энергетикасы буенча “Росатом” дәүләт корпорациясе һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты белән, шулай ук WorldSkills International (WSI) халыкара хәрәкәтенең милли операторы - “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” Союзы белән хезмәттәшлек итәргә җыена. Ниятләр турындагы өч яклы килешү бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Росатом дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев һәм “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” Союзы генераль директоры Роберт Уразов тарафыннан имзаланды.

“Биредә сүз Росатомның база ярышларына ярдәме турында гына түгел,  WorldSkills Kazan 2019 ярышларының эчтәлеклелегенә ярдәме турында да бара, - дип белдерде “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” Союзы генераль директоры Роберт Уразов. – Бар дөньядан булган егет-кызлар һөнәри осталыкта көч сынашкан чакта хакимият, бизнес һәм мәгариф системасы вәкилләре эшлекле программа кысаларында трендлар һәм кадрларны әзерләү өлкәсендәге өлгереп килә торган трансформацияләр турында фикер алышалар”.

Эшче һәм инженерлык профессияләре вәкилләре өчен WorldSkills стандартлары нигезендәге дөнья чемпионаты Олимпия Уеннары белән бер дәрәҗәдә. Казанга 60тан күбрәк илдән җыелган 1600дән артык катнашучы һәм 1500дән артык эксперт килер дип көтелә. Конкурсантлар 56 компетенция буенча ярышачаклар.

Компетенцияләр исә 6 блокка бүленгән: төзелеш өлкәсе, IT технологияләр, сәнәгать, гражданлык транспортына хезмәт күрсәтү, хезмәт күрсәтү өлкәсе, иҗат һәм дизайн.

Инде билгеле булганча Россия, WorldSkills стандартлары нигезендәге дөнья беренчелеге хуҗасы буларак, чараларның стандарт җыелмасы белән генә чикләнеп калмаячак. Чемпионат кысаларында Россия know how тәкдим ителә: киләчәк профессияләр зонасы (FutureSkills), аңа 10 000 кв.м мәйдан бирергә җыеналар, һәм WorldSkills Juniors масштаблы юниорлар ярышы (14 яштән 16 яшкәчә).

“Росатом өчен WorldSkills – югары казанышлар спорты түгел, ә хезмәткәрләрнең профессиональ компетенцияләре дәрәҗәсен бәяләү һәм аны үстерү инструменты ул, - дип белдерде Росатом ДК генераль директоры  Алексей Лихачев. - Проектта төп ставка тармак эксперт берләшмәсен формалаштыру һәм үстерүгә ясала. Росатом WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты партнеры буларак чыгыш ясый, ник дигәндә, бу Россия икътисадының барлык тармакларын үстерү өчен дә әһәмиятле чара. Чемпионат 60тан күбрәк илдән җыелган 1600дән артык катнашучының чыгышларын күрү һәм ул илләрнең профессионалларны әзерләү эшенә бәя бирү мөмкинлеген бирәчәк.

Чемпионатның эшлекле программасында шулай ук профессияләрне үстерүнең милли һәм глобаль базарлар үзгәреше шартларындагы төп тенденцияләре билгеләнәчәк һәм анализланачак”.  

 “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” Союзы – WorldSkills International халыкара коммерцияле булмаган хәрәкәтнең рәсми операторы, аның миссиясе – кадрларны әзерләү стандартларын күтәрү. 2013 елдан алып WorldSkills Russia һөнәри осталык буенча бөтенроссия чемпионатларын уздыра, аларда 100 000ләп кеше катнашты инде, аларның иң яхшылары исә Россияне 2017 елдагы WorldSkills Abu Dhabi дөнья чемпионатының һәм 2016 елдагы EuroSkills Gothenburg Европа чемпионатының команда исәбе буенча лидеры иттеләр. 2019 елда дөнья беренчелеген беренче тапкыр Россия кабул итәчәк – чемпионат Казанда узачак. Ә 2022 елда Санкт-Петербург Европа чемпионаты башкаласы булачак.

Чемпионатларны оештырудан кала “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” Союзы  дөнья стандартларын милли урта махсус һәм югары белем системасына кертү белән дә шөгыльләнә. 2017 елда Россиянең 26 төбәгеннән 14 мең тирәсе колледжлар һәм техникумнар тәмамлаучылар беренче тапкыр WorldSkills Russia стандартлары буенча демонстрацион имтихан тапшырдылар. Икенче төрле әйткәндә, алар практик белемнәрнең Россиядә бердәнбер булган бәйсез бәяләмәсе аша уздылар. Сынау нәтиҗәләре буенча студентлар Skills-паспортлар алдылар, ә эш бирүчеләр исә яшь белгечләрнең профессиональ дәрәҗәләре турында төгәл структурлаштырылган мәгүлүматка ия булдылар. 2018 елда Skills-паспортлар 30 000 студентка биреләчәк.

WorldSkills Kazan 2019

2015 елның 10 августында WorldSkillsInternational (WSI) Генераль ассамблеясында Россия һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын уздыру хокукын яулады. Чемпионат Казанда 2019 елның августында узачак. Оештыручыларның төп максатлары – җәмәгатьчелек игътибарын эшче һөнәрләргә җәлеп итү, аларның популярлыгын арттыру һәм югары профессиональ стандартлар формалаштыруга шартлар тудыру. WorldSkills ярышларын еш кына “Эшче куллар Олимпиадасы” дип атыйлар. Казандагы чемпионатта 1600дән артык катнашучы булыр дип көтелә. Алар 56 компетенция ярышларда көч сынашачаклар. Аларның эшләренә исә 60тан артык илдән булган 1500 эксперт бәя бирәчәк.

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыручылар буларак WorldSkillsInternational халыкара коммерцияле булмаган оешмасы, WorldSkills хәрәкәтенең “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия )” профессиональ берләшмәләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы” союзы Россия операторы һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО чыгыш ясыйлар. 

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45 нче дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте