Роботлар, китлар һәм антлар: Казанда 45 нче WorldSkillsKazan 2019 чемпионаты ачылу тантанасы узды
22.08.2019, 19:48
Казанда WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатының ачылу тантанасы узды. Тамашачылар мавыктыргыч шоу карадылар һәм үзләре дә анда катнаштылар.
Мең өч йөздән артык конкурсант, 3500 волонтер һәм WorldSkills хәрәкәте лидерлары WorldSkillsKazan 2019 чемпионатына рәсми старт бирер өчен бүген берничә дистә мең кеше сыйдырышлы “Казан Арена” стадионына җыелдылар.
“WorldSkillsKazan 2019 ачылу тантанасы Россия тарихында гына түгел, ә барлык дөнья чемпионатлары тарихында әһәмиятле вакыйга, – дип сөйләде Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, ачылу һәм ябылу тантаналары буенча эшче төркем һәм һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkillsKazan 2019 дөнья чемпионатының мәдәни программасы җитәкчесе Ләйлә Фазлыева. – Тантана үзе – берничә эпизодтан торган интерактив шоу. Ул кешенең профессионалга әйләнү эпизодлары”.
“WorldSkills дөнья чемпионаты тантаналары өстендә эшләү безнең команда өчен чын мәгънәсендә сынау булды. Без бу тантанада заманыбызның иң кызыклы эшләнмәләрен чагылдырырга тырыштык, һәм шуңа күрә һәркайсыбызның тормыш рәвешен уйлап табучыларны, үзгәртүчеләрне монда чакырдык. Акыллы сәгать яки кешегә охшаган роботны уйлап табучылар сөйләгәндә, ипи салучы тамашачы күз алдында икмәк пешерәчәк. Тантананың иҗади мәйданчыгында төрле чорлар берләшәчәк. Без тамашачыларның шоудан эстетик канәгатьлелек алуын гына теләмибез, ә шулай ук замана сынаулары турында уйлануларын, тормышыбыз 10, 50 һәм 100 елдан соң ничек булачагын күз алдына китерүләрен телибез!” – дип сөйләде тантананың куючы режиссеры Алексей Сеченов.
Шоу башында тантана сценаристлары тамашачыларга 1950 елда Мадридта, Испаниядә узган беренче чемпионаттан башлап, WorldSkills хәрәкәтенең барлыкка килү тарихы белән кыскача таныштырдылар. Чемпионат хуҗасы булу бәхетенә ирешкән һәр илгә һәм шәһәргә аерым слайд багышланган иде. Анда һәр илнең мәдәниятен һәм истәлекле урыннарын яктырткан визуаль элементлар күрсәтелде.
Сәламләү сүзе белән дөнья чемпионаты кунакларына һәм катнашучыларына Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев һәм WorldSkills International Президенты Саймон Бартли мөрәҗәгать итте.
Рәсми затлар чыгышыннан соң милләтләр парады башланды. WorldSkills чемпионнары командасының 10 катнашучысы (Champions Trust проекты) парадны WorldSkills дөнья хәрәкәте Флагын алып чыгу белән башлап җибәрделәр.
WorldSkills чемпионнары командасы вәкилләре артыннан стадионга WorldSkills Kazan 2019 чемпионатында катнашучы илләр чыкты. Быел дөнья чемпионатында 63 ил катнаша. Һәр ил делегациясе стадион буйлап хөрмәтләү әйләнеше ясады. WorldSkills Kazan 2019 хуҗасы иле – Россия гимнын Казан камера оркестры башкарды.
Тантананың төп сәхнәсендә кеше хезмәтенең көче һәм зурлыгы рухы булдырылды. Монумент – куллары күккә күтәрелгән кеше сынын гәүдәләндерүче футуристик конструкция –Тудыручы Кеше. Чынлыкта бу көзгеләр белән тоташтырылган төрле формадагы берничә аерым сәхнә: алар тылсымлы рәвештә экраннарга әйләнәләр һәм кире үз рәвешләренә кайталар. Монумент тирәсе буйлап 4 әйләнәгә бүленгән (шуның икесе стадиондагы барлык тамашачыларга сәхнәдәге вакыйгаларны күрү мөмкинлеге биреп, әйләнеп тора) түгәрәк сәхнә урнаштырылган. Үзәк сәхнәнең хәрәкәтләнә торган түгәрәгендә өчпочмак формасында 4 зур булмаган сәхнә урнаштырылган – ул сәхнәдә өстәмә сурәтләр өчен локаль мәйдан. Объект көзгеләрдән һәм диод экраннан тора. Шул рәвешле шоу әзерләүчеләр “куян өне”, ягкиңлек эчендә киңлек эффектын булдыра алдылар.
Нәкъ шушы сәхнә авторларының иң кыю ниятләренең берсен – Чемпионат компетенцияләренең презентациясеннән гыйбарәт мюзиклны тулысынча тормышка ашырырга ярдәм итә. Стадионда алты артистлар төркеме булып тәкъдим ителгән 6 төп сектор. Алты куплетлы җырда һәр блок турында аның асылын һәм мәгънәсен ачып биргән мәгълүмат яңгырый. Тамаша ахырында артист төркемнәре барысы бергә монументка кагылдылар, һәм ул яшь белгечләргә осталык серләрен ачарга әзерләнеп, “җанланды”. Кеше кулының җылысы – камиллек серенә ачкыч. Бу WorldSkills хәрәкәте логотибы - кеше учына үзенчәлекле сылтама.
Әмма кем ул оста? Бу сорауга җавапны тамашачыларга театр һәм заманча технологияләр кисешкән “Пульс” спектакле актерлары белән бергә табарга тәкъдим иттеләр. Шоу авторлары тамашаны осталыкта камиллекне эзләү идеясына багышладылар. Авторлар иҗади һәм һөнәри эзләнүнең дүрт этабын тәкъдим иттеләр – “Белү”, “Тәҗрибә”, “Камилләшү” һәм “Тудыру”. Һәр этапта казанышларын дөнья таныган спикер-профессионал үз тарихын сөйләде. Тарих хореография номеры һәм VR-рәссамның туры эфирда башкарылган эше белән үрелеп барды.
Спектакль белән параллель рәвештә тамашачы тагын бер күренешне күзәтә алды. Стадион периметры буйлап сузылган парад юлында чын икмәк пешерү өчен барлык кораллары - кул тегермәне, агач миче, камыр җәю өчен уклавы, өстәле булган махсус платформа хәрәкәт итте.
Спектакльнең беренче эпизоды “Белү” идеяның тууы, аның ныгуы һәм тормышка ашуын сурәтләгән бию белән үрелеп барды. Александр Панайотов һәм Дана Соколова эпизодның җырын башкардылар. Спикер булып Екатеринбургтан килгән 25 яшьлек кондитер, узган ярышларда катнашучыларны хәрәкәтнең алга таба үсешенә ярдәм итәргә чакыручы WorldSkills чемпионнары командасына (Champion Trust проекты) кергән беренче россияле Анна Прокопеня чыгыш ясады. Анна үзенең профессионал булып җитлегүе, һәм WorldSkills чемпионнарының командасында булырга аңа ни мотивация бирүе турында сөйләде.
“Әйдәгез, үзебез теләгән дөньяны төзер өчен күнекмәләр көчен кулланыйк”, - дип мөрәҗәгать итте Анна Прокопеня конкурсантларга.
“Тәҗрибә” эпизодында тамашачыларга үз тарихын уйлап табучы, Samsung компаниясенең тикшеренүләр буенча глобаль вице-президенты, TED каналының иң популяр спикерларыннан берсе булган Пранав Мистри сөйләде. Җырчы Ёлка башкаруындагы музыкаль композиция астында әйләнә торган куб эчендә биючеләр идеяләр трансформациясен күрсәттеләр. Биюнең финалы тәҗрибәнең иң югары ноктасын, идеянең тормышка ашуга әзер булуын символлаштырды. Россия рәссамы Денис Семенов йөз ел буе диярлек акылны тынгысызлаган “Шрёдингер песиле” виртуаль тартма рәвешендә тәҗрибә күрсәтте.
Камилләшү, үзгәрүгә сәләт – ул кешенең тарихи һәм мәдәни эволюциясе. Өченче эпизодның төп идеясе шундый. Камилләшү турында тамаша кунакларына Россия эшмәкәре, төрле авырулар аркасында хәрәкәтләре чикләнгән кешеләр өчен экзоскелетлар ясау проектына нигез салучыларның берсе Екатерина Березий сөйләде.
“Без катлаулы пионерлар юлын сайладык. Экзоскелет ясау гына әз. Бу технологияне барлык кешеләр куллана алырлык итәргә кирәк. Бу дөньяны үзгәртү дигән сүз”, - диде Екатерина Березий.
Спектакль апофеозы каты күнегүләр нәтиҗәсен символлаштырды: үз күнекмәләрен берләштереп, биючеләр эпизод ахырында уртак фигура ясадылар. Эпизодта зур виртуаль картина – стадион касәсе тирәсендә йөзүче кит та булды. Композицияне VR балалар рәссамы Мартин Небелонг эшләгән. “Голос” Россия шоуының алтынчы сезоны катнашучысы, җырчы Ян Гэ һәм Jukebox Trio камиллек тәҗрибә белән килүе турында җыр башкардылар.
“Тудыру” финал эпизодында тамашачыларга София роботы мөрәҗәгать итте. Ике ел элек ул Согуд Гарәбстанының гражданы һәм, гомумән, гражданлык алган беренче робот булды.
“Технология – ул дөньяны өйрәнүнең инструменты гына. Бергә без ерак араларны җиңеп, барыбыз өчен дә чәчәк атучы һәм тыныч киләчәк төзи алабыз”, - дип уртаклашты София үзенең кеше һәм робот арасындагы мөнәсәбәтләр үсеше турында күзаллавы белән.
“Ничек уйлыйсыз, мәгълүмат, виртуаль, роботлар һәм яңа гаҗәпләндергеч ачышлар дөньясында кул эше сакланып калырмы яисә юкка чыгармы?” – Софияны уйлап табучы, Америка робототехнигы Дэвид Хэнсон тамашачыларга әнә шундый сорау бирде. Тантана тамашачылары спикерга тавыш бирү пульты ярдәмендә җавап бирделәр.
Артистлар сәхнәдә Кеше, Робот һәм Алгарышның үзара хезмәттәшлек этапларын сурәтләделәр. Финалда биюче роботлар, Хэнсон һәм аның командасы үз иҗат җимешләрендә үстерергә теләгән хис-кичереш барлыгын күрсәтеп, үзләрен уйлап табучыларны кочакладылар. “Әгәр дә робот матурлыкны күрә икән, димәк, ул хисләргә ия, борчыла белә” - виртуаль картина рәссамы Анна Жиляеваның идеясе шундый. Тамашачыларның күз алдында монументтан ал гөлчәчәк үсеп чыгып, чәчәк атты һәм аның таь яфракчыклары бөтен стадионга таралды. Музыкаль теманы Therr Maitz Россия төркеме башкарды.
Аннары монументта серле мәгарә турында сөйләүче видео барлыкка килде. Анда кергән кыз, моннан мең еллар элек яшәгән кешеләр мәгарәсе диварына төшерелгән уч төбе сурәтенә кулын куеп, буыннар арасында элемтә урнаштыра. Локациянең прообразы булып Эль-Кастильо (Испания) мәгарәсе тора.
Спектакль финалында биючеләр монументка кагылып, аны ачтылар. Монументтан кулларында “чишелеш” – профессионаллык юлын башлаучы кораллар белән тартма тоткан дүрт атлант барлыкка килде. Ачылу җырын Ив Нәбиев, Николай Дроздовский, Тарас Станин, Сэсэг Хапсасова, Таис Урумидис һәм Наталья Быстрова башкарды.
Бу вакытта икмәк пешерү процессы тәмамланды һәм икмәк пешерүче тантаналы рәвештә яңа гына мичтән чыккан русларның милли кунакчыллыгы символын WorldSkills International вәкилләренә тапшырды. Аннары өч эксперт һәм өч конкурсант туган телләрендә ант иттеләр. Һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендәге 45 нче дөнья чемпионаты Казан шәһәрендә ачык дип игълан ителде.
Ачылу тантанасы WorldSkills хәрәкәтенең рәсми Флагын күтәрү, гимн һәм салют белән тәмамланды.
Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте