WorldSkillsConference 2019 дөньядагы һөнәри белем үсеше өчен җитди драйвер булачак
23.08.2019, 10:30
23-24 август көннәрендә һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты кысаларында халыкара конференция узачак. Чара икътисади, социаль һәм технологик тенденцияләр хакында фикер алышу һәм мәгариф, кадрларның һөнәри әзерлеге системалары үсеше һәм хезмәт базары трансформациясе өлкәсендә чишелешләр эшләү платформасына әйләнәчәк.
Конференция барышында утыздан артык тематик сессия узачак, биредә чемпионатта катнашучы яшь професионаллар белән беррәттән 60 илдән дәүләт хакимияте органнары, предприятиеләр һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре, тикшеренүчеләр, индустриаль партнерлар, шулай ук футурология, риск-инжиниринг, мәгариф, яшел икътисад, цифрлаштыру һәм автоматлаштыру өлкәләре экспертлары җыелачак.Халыкара экспертлар, тулаем алганда, дөнья икътисады һәм, аерым алганда, хезмәт базары трансформациясе процессында баручы мөһим үзгәрешләр хакында фикер алышачак.
Конференцияне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова катнашындагы пленар утырыш ачып җибәрәчәк. Утырышта шулай ук Халыкара хезмәт оешмасы төбәк директоры Хайнц Коллер, Бөтендөнья банкының мәгариф буенча глобаль директоры Хайме Сааведра, АСЕАН һәм Океания илләренең Champion Trust төбәк вәкиле һәм Botanica оешмасына нигез салучы Аддис Амелия, галим, риск-аналитик, “Черный лебедь” һәм “Антихрупкость” китаплары авторы Нассим Талеб катнашачак.
Пленар утырышта катнашучылар климат үзгәрү, глобализация һәм технологик революция шартларында кеше потенциалын үстерү максаты белән хезмәттәшлекне көчәйтү мөмкинлекләре хакында сөйләшәчәкләр. Спикерлар кем яки нәрсә кеше потенциалын ачучы һәм тормышка ашыручы яңа алымнарга күчәргә этәрүче көч була алачак, яшьләрне киләчәккә әзерләү өчен ни эшләргә, дигән сорауларга җавап табарга тырышачаклар.
Конференция кысаларында Нассим Талеб һәм РФ Президентының цифрлы һәм технологик үсеше буенча махсус вәкиле, Стратегик тикшеренүләр агентлыгының “Яшь профессионаллар” юнәлеше буенча директоры Дмитрий Песков дискуссиясе узачак. Экспертлар нәрсә ул риск-инжиниринг һәм аны куллану ничек идарә инструментларын камилләштерергә һәм гайрәтле, конкурентлыкка сәләтле икътисад төзергә ярдәм итәчәге хакында үз фикерләре белән уртаклашачаклар, ни өчен дәүләт органнары һәм компанияләр хәзер кулланучы традицион риск-менеджмент файдасыз икәнлеге хакында сөйләячәкләр, ни өчен рискка инвестицияләр ясау – прогрессив үсеш юлы икәнен аңлатачаклар.
“Базар, глобаль сәясәт һәм кешеләр тормышында әһәмиятле нәтиҗәләргә ия булган вакыйгаларны берничек тә алдан фаразлап булмый. Шулай итеп, дәүләт органнары һәм компанияләре куллана торган традицион риск-менеджмент файдасыз булып кала”, – дип билгели Нассим Талеб.
Дмитрий Песков фикеренчә, әгәр без прогресска омтылсак, безгә “риск”тан качмаска кирәк, рискка инвестиция ясау, KPI (нәтиҗәлелекнең төп күрсәткечләре)ннән кыйммәтләр белән идарә итүгә, прототиплардан тормыш цикллары белән идарә итү, венчур идарәсе механизмнарына күчергә кирәк.
Эшлекле программа архитектурасы WorldSkills хәрәкәте әгъзалары булган илләрнең төрле типтагы икътисад таләпләре һәм глобаль тенденцияләре призмасы аша күнекмәләр буенча фикер алышуга мантыйк һәм алымны чагылдыра. Конфренция өч төп трекка: “Икътисад”, “Җәмгыять” һәм “Тотрыклы экосистема”га бүленгән.
Технологияләрнең тиз үсеше икътисадның үзгәрүчән ихтыяҗларына һәм технологик инновацияләрне гамәлгә кертүгә җавап итеп сыгылмалылыкны, тиз үзләштерүне һәм яңа күнекмәләрне куллануны таләп итә. “Икътисад” трегы кысаларында эш базарында яңа чынбарлыкны булдыручы глобаль тенденцияләр буенча фикер алышачаклар. Дискуссияләрдә катнашучылар үзгәреп торучы дөньяда билгесезлек дәрәҗәсе югары булган шартларда уңышка ирешү, шулай ук нәтиҗәлерәк, конкуренциягә сәләтле һәм тотрыклы икътисадлар булдыру өчен кирәкле күнекмәләргә киләчәк икътисадның таләпләре турында фикер алышачаклар.
Трекның “Киләчәккә әзерлек: гомер буена белем алу” сессиясендә төп игътибар өзлексез белем алу, яңа күнекмәләр, һөнәрләргә әлегә кадәр булмаган әзерлек методларын үзләштерү процессына биреләчәк. Заман кешесенә бөтен тормыш дәвамында социаль һәм гади географик мөнәсәбәтләрдә мохит үзгәрүгә бәйле рәвештә, үз белемнәрен һәм компетенцияләрен яңарту зарурлыгы хас. Өзлексез уку яңа технологияләр, ачышлар, заманча дөньяда техниканы модернизацияләү белән бәйле. Бүген гомер буена бер һөнәрне генә үзләштереп яшәү мөмкин түгел. Конкурентка ярашлы һәм эш базарында кирәкле булу өчен кешегә гомер буена укырга һәм күнекмәләрне үзләштерергә һәм аларны камилләштерергә кирәк.
Әлеге трек сессияләрендә Оксфорд университетының Яңа икътисади фикерләү институтының өлкән фәнни хезмәткәре, “Технологик тозак: капитал, хезмәт һәм хакимият чорында автоматлаштыру” китабы авторы Карл Бенедикт Фрей; “Ростатом” дәүләт корпорациясенең персонал буенча директоры Татьяна Терентьева, Европа комиссиясе күнекмәләре буенча директор Мануэль Геленг, Codewardsны нигезләүче һәм генераль директор Максим Волошин, “Кеше капиталы үсеше” коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры Максим Киселев катнаша.
Глобализация, үзгәрүче демография һәм миграция заманча җәмгыятьне трансформацияли. Яңа глобаль эш базары шартларында күнекмәләр тигез мөмкинлекләр белән, икътисад һәм җәмгыять үсеше өчен кеше капиталы потенциалын тулысынча файдаланырга мөмкинлек бирә. “Җәмгыять” трегы кысаларында яңа мультимәдәниятле җәмгыятьне формалаштыру, анда кирәк булган күнекмәләр буенча фикер алышачаклар.
Бөтен дөньяда хатын-кызларның йогынтысы үсә, бу тулаем җәмгыятьнең тотрыклы үсеше өчен стратегик характерга ия. Глобаль икътисад эшкә яраклы халык массасының яртысын тәшкил иткән хатын-кызларны үзләренең икътисади потенциалын тулысынча ачарга мәҗбүр итә. Моны ничек эшләү буенча үз фикерләре белән “Хатын-кызлар юк икән, дүртенче сәнәгать революциясендә уңыш та юк” сессиясе кысаларында хатын-кызлар секциясе спикерлары уртаклашачак.
“Җәмгыять” трегы спикерлары арасында – Һиндстанның күнекмәләрне үстерү буенча милли корпорациясенең башкарма директоры һәм идарәчесе Маниш Кумар, “РФ цифрлы икътисады” милли программасының цифрлы икътисады өчен кадрлар буенча компетенцияләр үзәге координаторы Олег Подольский, Worlddidac Association башкарма директоры Дэнни Гауч, AWS (Эретеп ябыштыру буенча Америка җәмгыяте) фондының башкарма директоры Дэнни Гауч, AWS фонды башкарма директоры Моника Пфар, “Foundation for Young Australians” башкарма директоры Ян Оуэн бар.
Экологик проблемаларны чишү икътисадны һәм җәмгыятьне тотрыклы үстерүдә төп проблемаларның берсе булып тора. Әйләнә-тирәлекне саклауга юнәлтелгән күнекмәләрне үзләштерүгә бәйле мәсьәләләр актуальләшә бара. “Тотрыклы экосистема” трегы кысаларында экспертлар экология, экологик проблемаларны чишүгә юнәлтелгән яңа технологияләр һәм инновацияләр өлкәсендә компетенцияләр, һәм шулай ук экология өлкәсендә җәмгыять һәм икътисад үсешенә проблемаларның йогынтысы турында фикер алышачак. Алар арасында фәлсәфә фәннәре докторы, Sesame Workshop Joan Ganz Cooney үзәгенең фәнни хезмәткәре Джордан Шапиро, GreenHope Foundationны нигезләүче һәм президенты Кехкашан Басу, AgriPredict Solutions генераль директоры Мвила Кангва, Festo Didactic глобаль белем бирү өлкәсендә башкарма вице-президенты Надер Имани бар.
Үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү – хәзерге вакытта иң мөһим бурычларның берсе. Экология проблемалары актуальләшкәннән актуальләшә бара. Җәмгыять, һичшиксез, бу проблемаларны чишүгә игътибар бирергә тиеш. Югыйсә, дөньяның киләчәге куркыныч астында булачак. “Яшьләр карашы: яңа җәмгыять – 2050” сессиясе кысаларында яшь Россия һәм чит ил галимнәре гомумдөнья экология проблемаларын чишүгә карата үз күзаллаулары хакында сөйләячәкләр, экология проблемаларын чишү һәм экосистеманы саклау өлкәсендә проектлар эшләү һәм тормышка ашыру хакындагы илһамландыручы тарихлары белән бүлешәчәкләр.
WorldSkills Conference 2019да “киләчәк һөнәрләр” дип аталган югары технология компетенцияләре – Future Skills зонасы тәкъдим ителәчәк. WorldSkills хәрәкәте тарихында беренче тапкыр милли трек оештырылачак. Анда үткән әзерлек практикалары барлык төбәкләрдә дә кадрларны системалы һәм массакүләм әзерләү өчен кулланылачак.
WorldSkills Conference үз мәйданчыгында барлык төп стейкхолдерларны берләштерәчәк: ул закон чыгару һәм башкарма хакимият вәкилләре – карарлар кабул итүче кешеләр, тикшеренүчеләр һәм экспертлар – карарлар тәкъдим итүче кешеләр, һәм мәгариф системасындагы иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашучы кешеләр – колледж, вуз лидерлары, ярышлар чемпионнары һәм яшьләр.
Конференция киләчәк икътисад таләпләренә туры килә торган белем бирү һәм һөнәри әзерлекнең яңа системасын формалаштыру юлында төп этапларның берсе булачак.