Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Волонтерлар җыю буенча Россиянең сигез округыннан булган унбиш ресурс үзәге хәзер WorldSkills Kazan 2019 командасында

Волонтерлар

12.04.2018, 09:56

Апрель Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендәге 45 нче дөнья чемпионатын оештыру командасы өчен бик нәтиҗәле ай булды, бу айда чараларның тулы бер сериясе төгәлләнде. Ачылыш тантаналарының соңгылары Иркутск өлкәсендә, Удмуртия Республикасында, Хабаровск краенда һәм Приморьеда узды.

Иркутск төбәк волонтерлык үзәге волонтерлык программасының рәсми партнерына әверелде – 3 нче апрельдә төбәк Хакимиятендә тиешле килешү имзаланды. Тантаналы чараның мәртәбәле кунаклары – яшьләр сәясәте буенча министр урынбасары Татьяна Шеметова, Иркутск шәһәре администрациясенең мәдәният идарәсе башлыгы Виталий Барышников һәм башкалар ресурс үзәгенә ярдәм иттеләр.

“Казан партнер сайлауда ялгышмаган дип ышандыра алабыз. Безнең волонтерлык үзәге – янып торган зур йөрәкле егет-кызлар, чын энтузиастлар, алар үз эшләре белән көн саен нәтиҗәле эшкә әзерлекләрен раслап торалар. Барысы да яхшы булачагына ышанабыз, үзәккә зур проектка бару юлында уңышлар телибез һәм егет-кызларыбызга бар яктан да ярдәм күрсәтәчәкбез”, - диләр алар.

Идел буе федераль округында “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО партнерларының берсе М.Т.Калашников исемендәге Ижау дәүләт техник университеты. ИжДТУ волонтерлык үзәге WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына волонтерлар җыю буенча ресурс үзәге булачак.  Килешүне имзалау тантанасы 2018 елның 5 нче апрелендә узды. Рәсми документлар имзаланганнан соң мәртәбәле кунакларны традицион ритуал көтә иде, югары уку йорты ректоры Валерий Грахов белән бергә кызыл тасманы “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Александр Карпов кисте. Ачылыш тантанасын студентлар көче белән әзерләнгән бәйрәм концерты дәвам итте, шулай ук волонтерлык үзәге активистлары белән очрашуда алдагы елга планар һәм перспективалар турында да сөйләштеләр. 

Хабаровск крае волонтерлык программасы партнерлары командасына Яшьләр инициативалары край үзәге тарафыннан тәкъдим ителәчәк. Килешүне биредә 10 нчы апрельдә имзаладылар. Хабаровск крае заявкасы WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына волонтерлар җыю буенча ресурс үзәге булу хокукына 2017 елның 27 декабрендә узган ачык бөтенроссия конкурсының күзгә-күз этабы вакытында күп кенә параметрлар буенча лидерлык позициясенә ия булган иде. Визит кысаларында “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО вәкилләре волонтерлык үзәге һәм аның инфраструктурасы белән таныштылар, үзәк җитәкчелеге белән эш киңәшмәсе уздырдылар, төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары өчен оештырылган матбугат конференциясендә катнаштылар, шулай ук Хабаровск крае 2020 елда кабул итәчәк “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) милли чемпионаты финалына әзерлек программасы белән дә таныштылар.

WorldSkills Kazan 2019 чарасына волонтерлар җыю буенча ресурс үзәге рәсми рәвештә ачылган соңгы шәһәрнең Владивосток булуы символик мәгънәгә ия. 2018 елның 11 нче апрелендә биредә 2019 елның җәендә Казанга килер өчен волонтерлар әзерләү буенча иң “көнчыгыш” үзәк ачылды. Приморье крае һәм Татарстан Республикасы волонтерларын җылы мөнәсәбәтләр Татарстан егет-кызларының зур командасы Владивостокта АТЭС Саммитын оештыруга булышкан 2012 елдан бирле бәйли.  Шул вакыттан бирле инде 213 елда Универсиада, 2015 елда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, 2017 елда Яшьләр һәм студентлар бөтендөнья фестивале узды, аларның барысында да Татарстан Республикасы һәм Приморье командалары уңышлы хезмәттәшлек иттеләр. Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты да искәрмә булмаячак, билгеле.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлекнең әһәмиятен искәртеп, Приморье крае губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Тарасенко Приморье крае волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Александр Карповка, шулай ук халыкара проектларның волонтерлык проектларын гамәлгә ашыруда күпьеллык хезмәттәшлек өчен KazanVolunteers хәрәкәте адресына край вице-губернаторы Д.Ф.Братыненко имзасы белән рәхмәт хатын тапшырды.

Инде билгеле булганча, 2018 елның февраленнән апрельгә кадәр Россия Федерациясенең 15 төбәгендә Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендәге 45 нче дөнья чемпионатына волонтерлар җыю буенча ресурс үзәкләренең рәсми ачылыш тантаналары узды. 2018 елга планнарда төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә чемпионатны алга этәрү һәм аның волонтерлык программасы буенча мәгълүмати кампания, шулай ук кандидатлар арасында 2018 елның 31 декабренә кадәр барачак заявка кампаниясен дәвам итү. Бүгенге көнгә оештыру комитетына дөньяның 57 иленнән булган 5000нән артык кешедән заявкалар кергән. Волонтерлык программасының чираттагы этабы – дөнья чемпионаты командасына кандидатлар белән күзгә-күз сөйләшүләр көз айларында старт алачак.

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45 нче дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте