Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills International вәкилләре “Казан Экспо”ны карадылар

Рәсми чара

18.04.2018, 11:04

Бүген, 18 нче апрельдә, WorldSkills International халыкара оешмасы секретариаты, “Ворлдскиллс Россия” союзы һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО хезмәткәрләре 2019 елның августында WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын кабул итәчәк “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгенең төзелеш мәйданын карадылар.

Визит Казанда WorldSkills International секретариатының Чемпионатны оештыручылар белән 16 нчы апрельдән 24енә кадәр уза торган чираттагы проектлау сессиясе кысаларында узды.

“Соңгы тапкыр бирегә килгәннән соң эшләнгән эшләр күләменә таң калдым. Казанда фантастик мәйдан, дөнья дәрәҗәсендәге күргәзмәләр үзәге төзелеп килә. Комплекс сурәтләргә карап көтелгәнгә караганда да масштаблырак, – диде WorldSkills International башкаручы директоры Дэвид Хоуи. – Киләсе елга биредә WorldSkills милли һәм дөнья чемпионатлары узачак. Бу проектта катнашучыларның барысын да тәбрик итәм. Ул чыннан да таң калдыра”.

Халыкара оешма визиты барышында “КАЗАН ЭКСПО” ҖЧҖ генераль директоры Роберт Миңнегалиев WorldSkills International вәкилләрен төзелеш барышы белән таныштырды: алар галереяны, конференц-залны, күргәзмәләр павильоннарын, туклану зоналарын, офислар биналарын, күргәзмәләр үзәген “Казан” халыкара аэропорты белән тоташтыра торган түбәле җир өсте кичүен карадылар.

“Барлык эшләр дә график буенча бара. Барлык кирәкле инженерлык коммуникацияләре башкарылган инде. Эчке бизәү эшләрен башлау өчен  һава торышының тотрыклануын көтәбез, - диде Роберт Миңнегалиев.

75,4 мең кв.м мәйданлы “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге аэропорт һәм аэроэкспресс станциясе белән түбәле җылы җир өсте кичүе белән тоташтырылган өч күргәзмәләр павильоныннан торачак. “Казан Экспо” ХКҮ үз эченә 3 мең урынга исәпләнгән заманча Конгресс-холлны, 30 кешедән алып 500 кешегә кадәр сыйдырышлы 35 зал-трансформерларны, машиналар кую зонасын һәм туклану зонасын ала. 

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45 нче дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте